Мөслим-информ

Әти киңәшләрен тотып

Илдар Катмыш авылында яшәүче Рәисә апа һәм Гайнемөхәммәт абый Шәмсетдиновлар гаиләсендә моннан 60 ел элек, беренче шатлык булып, дөньяга аваз сала.

Илдар башлангыч белемне туган авылында ала. Аннары Мөслим урта мәктәбен тәмамлый. Киров исемендәге колхозда өч ел эшли. Казан авыл хуҗалыгы институтында агроном белгечлеге алып, 1984 елда туган колхозына эшкә кайта. Үзе генә түгел, тормыш иптәше Кадрия белән. 1987 елда, яшь белгечнең оештыру сәләтен күреп, Мөслимдәге хуҗалыкара катнаш азык заводына директор итеп билгелиләр. Ул елларда Мөслимнең үзендә генә 25 колхоз була. Моннан тыш заводы Сарман, Азнакай, Минзәлә районнарын да катнаш азык белән тәэмин итә. Илдар Шәмсетдинов җитәкләгән коллектив республикадагы 24 катнаш азык заводы арасында озак еллар беренче урынны яулый. Илдар коллективны 10 ел җитәкли. 
Аннары ул, Рафаэль Камалов белән Метрәй авылында фермер хуҗалыгы ассоциациясе оештырып, май һәм сыр ясауны җайга сала. 1998 елдан Илдар Шәмсетдиновның хезмәт юлы “Татспиртпром” җәмгыятендә дәвам итә. Мөслимдә дәүләт программасы нигезендә “Арыш мае” кибете ачылганнан соң, Илдар аның директоры булып эшли. 
Аның хезмәт биографиясендә Алабуга чоры аерым урын алып тора. 2000 елда аны районның “Звезда” совхозы директоры итеп билгелиләр. 2005 елдан Илдар Шәмсетдинов “Алабугадорстрой” җәмгыятендә генераль директор урынбасары булып эшли. 2009-2011 елларда Алабуга шәһәрендәге төзекләндерү һәм яшелләндерү оешмасының директоры була. 2011-2014 елларда “Ак Барс” холдинг агрофирмасында генераль директор булып хезмәт куя. “Алабугада тәҗрибәле җитәкчеләр белән эшләргә туры килде. Алардан күп нәрсәгә өйрәндем, тәҗрибә тупладым. Алабуга минем өчен зур тормыш мәктәбе булды. Хәзерге көндә дә элеккеге коллегалар белән киңәшләшеп, аралашып яшибез”, – дип искә ала ул. 
2014 елда, туган төбәге Мөслимгә кайтып, төзекләндерү һәм яшелләндерү оешмасына җитәкче итеп билгеләнә. Алабугада туплаган тәҗрибәсен кулланып, бу эшне җиренә җиткереп башкара. Бүгенге көндә Илдар Гайнемөхәммәт улы “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыятендә хезмәт куя. 
Илдар Шәмсетдинов озак еллар эшләү дәверендә Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатларына, кыйммәтле бүләкләргә лаек була. Җитәкчеләр һәм кул астындагылар белән уртак тел табып эшләү, нахакка кеше рәнҗетмәү, кирәк чакта ярдәм кулын сузу, үз сүзендә нык тору, тормыш тәҗрибәсенә һәм белемгә таянып эшләү аның төп принциплары була. Илдарга күп еллар җитәкче вазыйфасын башкаруда әтисенең киңәшләре ярдәм итә. Илдар һәр сүзен уйлап һәм сайлап әйтә белә. Чөнки һәр авыр сүзнең начар тәэсир итүен, кешеләрне рәнҗетүнең кабат үзеңә, якыннарыңа әйләнеп кайтуын яхшы аңлый ул. “Болай эшләргә ярамый!” дигән девиз мине гомерем буе озата бара”, – ди ул. 
Тормыш иптәше Кадрия исә аңа эшләү өчен бөтен шартларны тудыра. Кадрия хатын-кызга хас булган бар сыйфатларга да ия. Бар яктан да булган: оста тегүче, бәйләүче, пешергән ризыклары телеңне йотарлык, гөлләр, чәчәкләр үстерә, гөмбә, җиләк-җимеш җыюда аңа тиңнәр юктыр. Ул кагын да коя, компот-кайнатмалар, соклар да әзерли. 
Шәмсетдиновлар бер кыз, бер малай үстерделәр. Аларга матур тәрбия биреп, югары белем алуда ярдәм иттеләр. Балалары бүген Казанда үз гаиләләре белән яши, әти-әниләренә өч онык бүләк иттеләр. Балаларга – кадерле әти-әни, ә оныкларына сөекле әби-бабай булып, бәхетле гомер кичерә Шәмсетдиновлар. Бу гаиләдә һәрчак татулык һәм дуслык, бер-берсенә игътибар һәм ихтирам хөкем сөрә. Бүгенге көндә ике якның да әниләренең хәлен белеп, мәңгелек йорттагылар рухына дога кылдырып, булганына шөкер итеп яши алар. 
Ләйсирә Фазлыева. 
Мөслим. 
Фото – Шәмсетдиновларның гаилә архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: