Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тематик чара оештырдылар

Әлеге чара юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә 14-30 яшьлек яшьләрнең үлем-китем санын киметүгә юнәлдерелгән.

"Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре Мөслим гимназиясенең 8нче сыйныф укучылары өчен "Кем юлда иң мөһиме?» тематик чара оештырдылар. Әлеге чара юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә 14-30 яшьлек яшьләрнең үлем-китем санын киметүгә юнәлдерелгән. Укучылар өчен кызыклы программа әзерләнгән иде: юл-транспорт һәлакәтләре турында видеоролик карау, аннан соң юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча уен үткәрделәр һәм ахырда тематик кроссворд чиштеләр. Шулай ук, 2020 елда ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, безнең белгечләр балалар өчен сюрприз әзерләделәр һәм аларга бик матур «Татарстан 1001 ләззәт»буклеты тапшырдылар. Балалар шактый мәгълүмат алдылар һәм алардан файдалана алырлар дип ышанабыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев