Мөслим-информ

Телебез, милләтебез яшәеше – үзебездән

Белгәнебезчә, 1990нчы елның 30 августы татар халкына ничә гасырлар буенча зарыгып көткән мөстәкыйльлекне алып килде. Бу чор эчендә телебезне саклау максатында бик күп эшләр башкарылды. Әмма ил азатлыгы өчен йөз меңнәрчә корбан биргән татар милләтен яклап калу өчен хәзер бездән тагын да җитдирәк, кыюрак булу сорала.

Өстәгеләр тагын ни эшләр икән, дип, кул кушырып утырудан безгә – әти-әниләргә, әби-бабайларга – практик эшләргә күчәргә вакыттыр, җәмәгать! Һәр татарны үз теле, иреге өчен көрәшерлек шәхес итеп тәрбияләр өчен, татар халкындагы асыл сыйфатларны үстерүдә тәрбиячеләр һәм укытучылар белән кулга-кул тотынып эшләсәк кенә уңышка ирешә алабыз. Ни аяныч, русларны татарчага өйрәтәбез дип тырыша торгач, үзебез телсез калып барабыз бит! Мин безне яшелчә үстерергә өйрәткән, нәзакәтле теле аша бик күп милләт халкы белән аралаша алу бәхете биргән рус халкын, аның телен бик ихтирам итәм һәм, ихтыяҗ булмаганлыктан, аларның безнең телне өйрәнмәүләрен һич гаепләмим. Ә инде Яр Чаллы, Әлмәт, Казан һ.б. шәһәрләрдә яшәүче кайбер ул-кызларыбызның балаларының теле ана телендә ачылмавын күрү, әби-бабасының: “Безнең внук татарча аңламый, ә нигә кирәк соң ул?” – дип, телгә битараф булуы нинди зур фаҗига!
Телгә мәхәббәт мәктәптә генә түгел, гаиләдә бирелергә тиешлеген онытмасак иде, газиз милләттәшләрем! Ә без ни эшли алабыз соң, диярсез. Бүген кулга каләм алуымның төп сәбәбе дә шуны аңлатырга омтылуда һәм гамәл тәкъдим итәргә теләүдә.
“Тел бетә” дип, бер-беребезне ваемсызлыкта гаепләп яшәп ятканда Кукмара җирлегендә үсеп, физик-математик белгечлеге алган, аннан соң да үзен бик күп яклап камилләштергән Раил Гатауллинның сокландыргыч гамәлләре турында сөйлисем килә. Ул хәзерге вакытта бик җаваплы вазыйфалар башкаруы белән беррәттән, беркем белән конфликтка кермичә, мәйданнарга чыкмыйча, кайберәүләр кебек “телне яклыйк, милләтне саклыйк” дип, буш сүзләр сөйләмичә, искиткеч мәгънәле шигырьләре, эш-гамәлләре белән дөньяда яшәүче меңнәрчә татарны үз артыннан ияртеп бара. Ничек дисезме? Раил Гатауллин, 2017 елдан башлап, һәр кварталның беренче 21 көнендә “Әдәби марафон” үткәрә. Алтынчы марафоннан башлап, әлеге проект “дөньякүләм” статусын алды. 1, 2, 4 кварталларда өлкәннәр дә, балалар да катнаша ала, ә 15 июльдән үткәрелүчесе бары тик балалар өчен генә. Бәйгегә катнашучы 21 көн рәттән үзе теләгән әсәрне (хикәя, шигырь, повесть...) укып, аның иң мәгънәле өзеген татар хәрефләре белән, бер хата да җибәрмичә, “В контакте” челтәрендә яки инстаграмда урнаштыра. Катнашу тәртибе интернетта тулаем аңлатыла. Иң күп марафончысы булган районга – бәйгенең кубогы, иң актив мәктәпкә мини кубок бирелә. Финишка җитә алучылар Казанга бәйрәмгә чакырыла. Марафончылар теләге буенча бу тантанага язучылар, хөкүмәт җитәкчеләре, артистлар чакырыла.
43 китап сөючене җәлеп итүдән башланган әлеге марафон 1300 кешене үзенә тартты. Соңгы – унынчы марафонда 1300 кеше старт алсак, 1100 кеше финишка җиттек һәм юбилей тантанасына чакыру алдык.
Күзәтүләр күрсәткәнчә, иң күп китап сөючеләр Сабада – 240 кеше. Балтач, Лениногорск, Мамадышта андыйлар – 54-56. Бездән 18 кеше чакырулы иде. Күргәннәремнән чыгып, курыкмыйча әйтәм: Мөслим районы үзәк китапханәсе кебек зәвыклы, матур китапханә бик сирәк. Сабаның Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның әтисе Нургали ага бүләк итеп калдырган бай китапханәсе зур әдәби һәйкәл икәнлеген исәпләмәгәндә, безнең китапханә дә аларныкыннан берни белән дә ким түгел, әмма... китапка тартылучылар арасында аерма бик зур – 240:18. Ә безгә китап укырга кем комачаулый?
Хөрмәтле райондашларым! 1 апрельдән яңа, XI Бөтендөнья әдәби марафоны башланачак. Үз милләтен яклаучы, телен саклаучы, олысын-кечесен серле китап дөньясына чакыручы, тормыш дәреслеге булган матур әдәбият аша телебезне сакларга алынучы Раилләребез булганда, без дә телебезне, милләтебезне яшәтүгә үз өлешебезне кертик! Әти-әниләр, әби-бабайлар, татар телчеләре, класс җитәкчеләре, башлангыч класс укытучылары, китапханәчеләр, оешма җитәкчеләре, әйдәгез, бу изге эшне үзебездән башлыйк! Җанга үтеп керердәй, кулдан-кулга күчеп укылырдай күңелне агартучы китапларга бик бай безнең китапханәләребез. Китап укыйк, андагы тормыш сабакларын яшь буынга җиткерик, яшәү ямен, тормыш тәмен тоярга өйрәтик, ялгышлардан аралыйк. Районыбызның бу яктан да лидер булуына ирешик!
Сүзнең акыл бизмәне булуын бик яхшы тоемлаган язучы Мөхәммәт Мәһдиев, бәхет белән бәхетсезлекнең нәрсәдә икәнлеген бөтен чынбарлыгы белән үз җилкәсендә татыган яшь язучы Айгиз Баймөхәммәтов, әдәби әсәрләре аша кеше күңеленә иман юлын сызучы Гөлсинә Галимуллина, Зифа Кадыйрова, милләтебез хакына утка-суга керергә әзер Фәүзия Бәйрәмова, “тотор Шолоховы” Фоат Садриев, теле ачылганнан башлап, һәр баланың эчке дөньясын тоемлап иҗат итүче Мөҗәһит Әхмәтҗанов, әдәбият мәйданының һәр өлкәсендә киң колачлап йөзү белән бергә балалар күңеленә якын җырлар да язу осталыгына ия якташыбыз Факил Сафин һ.б. язучыларның иҗат чишмәләре сезне көтә, дусларым! Әйдәгез, башта үзебез укып, марафонда катнашыйк, июль аенда балаларыбызны бу изге эшкә тартырбыз. Булдырабызмы? Әлбәттә! Теләк кенә кирәк. Бөек Тукай әйтмешли, атланганыбыз – ишәк, үзебез киләчәктә җиһанда килмешәк булып калмас өчен без моны эшләргә тиеш!
Тирән белемле, грамоталы, йөгерек фикерле, кызыклы әңгәмәдәш, халыкны уйландыра арырлык сүз әйтә алу өчен дә китап – иң яхшы компас, өйдә ул – өйдәш, ялгыз чакта – иптәш, юлда – юлдаш, сагышлыга – моңдаш, иманлыга – диндәш, һәркемгә дә тиңдәш, барысына да якташ, замандаш, рухташ... Барыбыз да – әдәби марафонга! 

Рәмилә Дәүләтова-Кирамова.  Мөслим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: