Мөслим-информ

Теле барлар халык булыр

“2014 – 2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру бара.

Республикада дәүләт телләре турында законнар үтәлеше буенча районда ниләр эшләнә? Әлеге сорауга җавап эзләп, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдиновага мөрәҗәгать иттек. 
– Марина Ранасовна, районда икетеллелек буенча республика законын тормышка ашыру юнәлешендә ниләр эшләнә? Беренче чиратта норматив актлар нинди телләрдә әзерләнә? 
– Җирлегебездә икетеллелек буенча әлеге республика законын тормышка ашыру юнәлешендә максатчан эш алып барыла, дияр идем. Татарстан Республикасы телләре турындагы ТР Законын гамәлгә ашыру буенча район комиссиясе җирлегебездә дәүләт телләре турындагы законның үтәлешенә контрольлек итә, башкарылганнарга даими нәтиҗә ясап, алга бурычлар билгели. 
Җирле үзидарә органнары, предприятиеләр, учреждениеләр һәм башка оешмаларда хокукый-норматив актлар татар һәм рус телләрендә кабул ителә. Әлеге актлар, яңалыклар хакимият органының рәсми сайтларында ике дәүләт телендә урнаштырыла. Муниципаль органнарга һәм җирле үзидарә органнарына килгән мөрәҗәгатьләргә җаваплар да нигездә ике телдә бирелә. Утырыш-киңәшмәләрне алып бару, аларда чыгыш ясау тәртибенә дә үзгәрешләр кертелде. Район хакимиятендә үтүче атналык планлаштыру утырышларында бер елдан артык инде татар телендәге чыгышларга өстенлек бирелә башлады. 
– Район мәгариф учреждениеләрендә телләр турындагы законның үтәлешенә дә тукталсагыз иде. 
– Туган телебезне өйрәтү, төрле милләт халыкларының дуслыгын тәэмин итү, яшь буында милли үзаң формалаштыру – милли мәгариф алдында торган әһәмиятле проблемалар һәм хәл итәсе бурычларның берсе. Районда 2 урта, 8 төп, 3 башлангыч (7 филиал) мәктәптә укыту һәм тәрбия ана (татар) телендә алып барыла. Татар телен укыту, балаларның телне белү дәрәҗәсен исәпкә алып, өч юнәлештә алып барыла: татар мәктәпләрендә татар телен укыту, рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә татар төркемнәрендә укыту, рус мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укыту. Район мәктәпләрендә белем алучы барлык укучылар да ана теле фәне кысаларында татар телен сайлады. Бүгенге көндә татар телен өйрәнүне ике өлкәгә бүлү зарурлыгы килеп туды: татар телен дәүләт теле буларак һәм ана теле буларак өйрәнү. 
Район үзәгендәге балалар бакчаларының барысында да тәрбия эше татар телендә алып барыла. Шуның нәтиҗәсе буларак, биш ел рәттән Мөслимдәге балалар бакчалары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы игълан иткән “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” дигән грантны оттылар. 
– Марина Ранасовна, оешма-предприятие исемнәре, торак пунктларында, юлларда, урамнарда урнаштырылган күрсәткечләр дә ике телдә булырга тиеш дип беләбез. Җирлегебездәге сәүдә нокталарында элмә такталар икетеллелек законына туры килә дип буламы? 
– Әйе, Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы законнар нигезендә оешма-предприятиеләр исемнәре, авылларда, юлларда урнаштырылган урам күрсәткечләре ике дәүләт телендә языла. Районда барлыгы 100гә якын сәүдә предприятиесе теркәлеп, бүгенге көндә аларның күбесендә тышкы һәм эчке визуаль мәгълүмат ике дәүләт телендә язылган. Калганнарында да әлеге юнәлештә эш алып барыла. 
– Гражданлык хәле актлары ике телдә алып барыла дип буламы? 
– Гражданлык хәле актлары бары тик рус телендә генә алып барыла. Ләкин алар нигезендә бирелә торган таныклыклар барысы да ике телдә – рус һәм татар телләрендә чыгарыла. Тантаналы язылышу һәм исем кушу шулай ук, республикадагы икетеллелекне истә тотып, рус телендә дә, татар телендә дә башкарыла. Районда яшәүчеләрнең күпчелеге татар милләтеннән булу сәбәпле, никахны тантаналы рәвештә теркәүләрнең 95 проценты татар телендә үткәрелә. 
Әңгәмәдәш – Әлфинур Ногманова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: