Мөслим-информ

Төбәк тарихына өстәмәләр

Сәет батыр Патша эмиссары Петр Хованскийның ихтилалчыларга карата падишаһ исеменнән ясаган чигенүләре байтак кына старшиналарны корал ташларга этәрсә дә, “Кяфер атаң булса да, яныңда балтаң әзер торсын” дигән мәкальне искәртеп, көрәшне туктатмаган гаярь старшиналар да күп була.

(Башы 13, 20 май саннарында). 
 
Восстание учагы – әле бер җирдә, әле икенче җирдә кабына. Чөнки комсыз патша мөселман өммәтенә яңадан-яңа указлар чыгарып кына тора. Әле Казан өязендәге татарлардан биш мең азамат ирне яңа пәйтәхет төзелешенә чакырта, әле башкорт даласына күчеп утырган татарларны кире кайтарырга әмер бирә (чөнки авыллар бушап калган, салым түләр кеше юк). Баш бирмәс старшиналарны Күчем батыр гаскәрендә чыныгу алган (төн караңгылыгына ышыкланып, Хохлов лагерына үтеп, дары мичкәләрен шартлатып йөргән, соңрак отряд туплап, Зәй кальгасын алган, Баландыш авылында полковниклар Дмитриев һәм Мамоновның карательләр полкын ай буе камалышта тоткан) Сәет батыр җитәкли. Аның тактикасы: кораллы җайдаклары белән восстание бастырырга җибәрелгән карательләр отрядына көтмәгәндә һөҗүм итү һәм, исән калган каратуннар аңына килгәнче, тузан болыты туздырып күздән югалу, урманга яшеренү була. Язучы Вахит Имамов “Сәет батыр” китабында аның туган төбәген Чаллы дип күрсәтсә дә, әңгәмә вакытында “юк, ул Чаллы кешесе түгел, килмешәкләр Чаллыны үзләренеке итмәкче булганга күрә генә Чаллы дип яздым. Ул Ык төбәге кешесе“ дигәне бар. Моның чыннан да шулай икәнлегенә икеләнмичә ышанырга була. Күчем батыр да гаскәренә әллә кайдагы Нижгар мишәрләрен түгел, үзе яшәгән төбәк кешеләрен җыйган. 
Сәет батырга үзенең отряды белән Бәйрәкә батыр да килеп кушылгач, кораллы ихтилалчыларның саны ике меңнән артып китә. Хөррият һәм гадел хәят өчен көрәш 1722 елга кадәр дәвам итә. 
Петр патша: 
– Поймайте мне эту Саитку вора! – дип күпме генә нәгърә орса да, Сәет батыр тоттырмый. Унбиш ел дәвамында Петр патшаның канына байтак тоз сала. Чын мәгънәсендә “Неуловимый мститель”гә әйләнә. 
Вахит Имамовның “Сәет батыр” китабында бу бөркет канатлы батырның Уралдагы Танып елгасы буенда карательләргә каршы көрәшүе, ике меңлек гаскәре белән казахларның Олы Җүз ханы Тәүкәгә хезмәт итүе, Кыргыз-кайсак җиренә бәреп кергән Сыбан-Рабтан җуңгарларына каршы аяусыз сугышуы турында да язылган. Ялгыз калган чакларында моңланып, туган җирен сагынып җыр сузуы турында да искә алынган. Тик аның ахыр чиктә кайда гомер сөрүе, кайда җирләнүе турында гына язылмаган. Дөресе – архив документларында табылмаган. 
Дөреслеккә дәгъва кылмастан, минем фаразлавымча, туган җирен сагынып яшәгән кеше ахыр чиктә туган төбәгенә омтылгандыр дип уйлыйм. Безнең Сәет урманында Иске йорт, Иске йорт чишмәсе дигән урын бар. Иске йорт куаклыгын чыккач, беркем күрми торган урман эчендә кырык гектар чамасы Кызыл Саз басуы бар. Без бәләкәй чакта Иске йорт болынында җиләк җыйганда җир өстенә калкып торган чүлмәк ватыклары да очрый торган иде. Менә шуларны искә алсаң, безнең ул Иске йорт дигән җирдә үзенең иң ышанычлы көрәштәшләре белән Сәет батыр яшәмәде микән дигән уйларга этәрә. Кем белә? Бәлки чыннан да шулайдыр!? 
Акай батыр 
Үлем түшәгендә яткан Петр-I “... путь в полуденную Азию отворить, а своевольный башкирский народ на вечное время обуздать!” дип, васыять әйтеп калдыра. Аңа күрше җирләрен басып алу гына аз тоела. Ул, англичаннардан күрмәкче, Һиндстан байлыкларына омтылмакчы була. Үзе исән чакта да ул, бер тапкыр бик җиңел генә Азиягә юл ачмакчы булып, 1717 елны Хива ханлыгын басып алырга кабарда князе Александр (чукынганчы Дәүләт-Гәрәй морза) Бекович Черкасскийны җибәрә. Табигый ки, һәркемнең үзенчә яшисе килә. Нәтиҗәдә исән калган, яраланган солдатлар, көчкә-көчкә генә сөйрәлеп, рус җиренә кайтып егыла. Сабак алу кая?! Күрше җирен, кеше җирен тартып алу чире йоккан комсыз патша үлем түшәгендә ятканда да һаман кан коярга, башка халыкларның җирен тартып алырга васыять әйтеп калдыра. Империя варислары патшаның бу васыятен тормышка ашыру максатында дала халыкларының һөҗүменнән саклану сылтавы белән басып алган җирләрдә бер-бер артлы крепостьлар төзи башлый, анда русларны күчереп утырта. Алексеевск, Чирмешән, Сергеевск, Кичү, Яңа Чишмә, Алабуга кальгалары барлыкка килә. Җирле халыкның җирләре кысылганнан-кысыла бара. Империя тарафдарлары кылган мондый башбаштаклык, табигый ки, җирле халыкта ризасызлык тудыра. Алар ата-баба яшәгән җирләрен саклау өчен коралга тотына. Башкортлар да йоклап ятмый. Аларның җирләрендә төзелә башлаган крепостьларга һөҗүм итә, аларны җимерә. 
Патша хакимиятенең Тоз Түбә (Соль-Илецк) чыганагын үзләштерүе дә утка керосин сипкәндәй тәэсир итә. Табигать байлыгы тозны гомер-гомергә бушка кулланган халыклар хәзер аны хөкүмәттән сатып алырга тиеш булалар. 
1735 елны Дим елгасы буенда Казан һәм Нугай юлларында яшәүче татарлар белән башкортларның яшерен съезды (җыены) уза. Анда ике яктан да волость җитәкчеләре катнаша. Съезд баскынчыларга каршы торырга дигән карарга килә. Җир өчен башланган восстание 1735 елдан 1740 елга кадәр дәвам итә. Аны данлыклы Күчем батырның улы Акай батыр җитәкли. Тарихка “Акаевщина”, “Акаевское восстание” исеме белән кереп кала. 
Гаделлек өчен әйтеп үтәргә кирәк, Килмәк-абыз Нурушев, Солтан-Морат Дүскәев, Куразман батыр, Юсуп Арыков кебек старшиналар үзләре яшәгән төбәкләрдә уңышлы гына хәрәкәт итәләр. Мәсәлән, Кыр-Күдәй волосте старшинасы Төлкечура Аллагулов Уфа шәһәре янында секунд-майор Ртищевның 300 солдаттан, 150 Уфа казакларыннан һәм дворяннарыннан торган отрядын тар-мар итә. Кара-табын волосте старшинасы Юсуп батыр Арыков Урал аръягындагы Верхояицк (бүгенге көндә Верхнеуральск шәһәре) гарнизонындагы ике рота солдатны кырып сала. Тарихи чыганакларда “... вор Юсуп, вызвав обер-офицеров и солдат обманом всех побил, а пушки, порох, свинец взял себе…” дип язылган. 
Акай батыр Зәй төбәгендә хәрәкәт иткәндә аның гаскәренә марилар да килеп кушыла. Кайсы авылдан икәннәре күрсәтелмәсә дә, тарихта “...черемисы Енабай Ишенбаев и Актанай Байдербишев ездили в деревню Кичучат к Акаю Кусюмову и согласились вместе воевать…” дип теркәлгән. 
Акай батыр ялкын кабынган урынга бөркетсыман атылган булса кирәк, Кама буен айкап йөри. Нократ елгасына барып чыкканда ул инде 3200 кешелек гаскәр туплаган була. Аның, Морт авылы янындагы тау башына пушкаларын урнаштырып, регуляр армиягә каршы сугышы Алабуга төбәге кешеләренең әле дә хәтерендә. Бүгенге көндә ул тау Акай тавы дип атала. Ул оештыру сәләтенә ия булуы өстенә ялкынлы сүзләре белән дә көрәштәшләрен рухландыра белгән күрәмсең, җиңү артыннан җиңү яулаган. Аның батырлыгы, телдән-телгә күчеп, легендага әверелгән. 
Илдәге вәзгыять, Петр патша варисларының бик җиңел генә Арал диңгезенә чыгып, Аму-Дәрья буйлап Әфганстанга күтәрелү һәм аннан соң кул сузымындагы Һиндстанны яулап алу омтылышын челпәрәмә китерә. Патшабикә Анна Ионовна Кама-Агыйдел буйларында, Уралда купкан восстаниене рәхимсез рәвештә бастырырга әмер бирә. Баш күтәргән татарлар белән башкортлар яшәгән төбәккә 10 драгун, пехота һәм атлы полкларын җибәрә. Аларга Җаек казакларының көчәйтелгән отряды һәм калмыклар да өстәлгәч, гаскәриләр саны егерме меңнән артып китә. 
Восстание бастырырга җибәрелгән генерал А. И. Румянцев, Акай батырны берничек тә җиңә алмагач, Солтан-Морат Дүскәев белән икесен сөйләшергә (переговорга) чакыра. Әмма, ни аяныч, батырлар мәкерле генералның тозагына эләгә... 
Җитәкчесен югалтсалар да, восстание ялкыны төбәкләрдә әле һаман дөрли. Ике арада әле һаман кан коела. Генерал Румянцев Солтан-Морат Дүскәевне: 
– Бар, төбәкләрдәге отряд башлыкларын корал ташларга өндә! – дип, зинданнан чыгара. 
Әмма Солтан-Морат (Акай батырның әнисе ягыннан якын туганы) көрәштәшләрен корал ташларга үгетләп йөрми – Килмәк абыз Нурушев белән берләшеп, Акай батырны әсирлектән коткарырга омтылып карый. А. И. Румянцевның Үрмәкәй авылы (бүгенге көндә Башкортостанның Туймазы районында) янында урнашкан лагерена һөҗүм итә. Бу төнге бәрелештә генерал ике рота солдатын югалта. Генерал Румянцев, ихтилалчыларның һөҗүме кабатланудан куркып, Акай батырны көчле сак астында тизрәк Минзәлә төрмәсенә озата. Палачлар аны кабыргасыннан дарга асалар... Тарихта карательләрнең восстаниедә катнашкан кешеләрне (бигрәк тә отряд җитәкчеләрен) нинди кансыз ысуллар кулланып җәзалаулары турында да тәфсилләп язылган. 
(Ахыры бар).
Фәтхулла Абдуллин, 
язучы. 
Түбән Кама.

Фото - Pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: