Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Тату сыйныф серләре" конкурсының этабы узды

Бәйгедә районның барлык төп һәм урта гомуми белем бирү мәктәпләреннән ата-аналар комитетлары катнашты.

ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы игълан иткән "Тату сыйныф серләре" ата-аналар комитеты конкурсының муниципаль этабы узды. Бәйгедә районның барлык төп һәм урта гомуми белем бирү мәктәпләреннән ата-аналар комитетлары катнашты. Бәйге өч этаптан торды. "Тату сыйныф серләре" күргәзмәсе, визитка һәм "Гаилә һәм мәктәпнең үзара мөнәсәбәте: проблемалар һәм аларга чишелеш табу" проектын яклау. Командаларның бәйгегә иҗади якын килүе, артистлык осталыгы, бердәмлек һәм үзенчәлек кебек сыйфатларыннан чыгып, “Яхшыларның яхшысы”, “Иң шук”, “Креатив” һ.б. номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. Командаларга чәк-чәкләр, бассейн һәм тренажер залларына сертификатлар бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев