Мөслим-информ

Тату гаиләгә күзләр тимәсен!

Гадилеге, кунакчыл һәм ачык йөзле булулары белән үзенә тартып торган кешеләр бар. Андыйлар янында вакытның үткәне дә сизелми.

Сагындыңмы, әти?! 
Гадилеге, кунакчыл һәм ачык йөзле булулары белән үзенә тартып торган кешеләр бар. Андыйлар янында вакытның үткәне дә сизелми. Үрәзмәт авылында яшәүче Фәйрүзә һәм Дөлфәрит Миргалимовлар гаиләсе – нәкъ шундыйлардан. Үзләренең ике балалары янына өч ятимне сыендырган ир белән хатынның олы йөрәгендә әле бик күпләргә урын бар. 
– Әти-иии! Мин кайттым! Сагындыңмы, әти?! 
Бу сүзләрне мәктәптән кайтып, йөгерә-йөгерә, әтисенең кочагына атылган Адилә әйтте. 10 класста укучы бу мөлаем кызны Дөлфәрит абыйның үзенеке дип уйлаган идем. Тамырларында бер үк кан аккан кешеләр дә бер-берсенә шулай тартыла алмыйдыр ул. Шушы кадәр җылылык, ярату булыр икән! 
“Гаилә дустыбыз үгетләде” 
Дөлфәрит абый озак еллар колхозда шофер, инженер булган. Алты дистәсен тутыруга карамастан, “Август-Мөслим” агрофирмасында механизатор булып эшли. Тәрбиягә бала алу теләге моннан унике ел элек барлыкка килә бу гаиләдә. 
– Гаилә дусларыбыз белән бермәлне гел бала алу турында уйлый башладык. Үзебезнең балалар үсеп, туган йорттан чыгып киткәч, ничектер ямансу да була башлады. Бала алу теләге көннән-көн көчәя генә барды, – ди Фәйрүзә апа. 
2010нчы елның 1 апрелендә алар Кукмарага юл тота. Биредәге балалар йортына килеп керү белән күңелләрен тагын шик-шөбһә бимазалый Миргалимовларның. “Сау-сәламәт балалар гына булса ярар иде!” – дип тели алар. Теләкләре Ходайның “амин” дигән вакытына туры килә. 
“Әтием бит син минем!” 
– Балалар йортында каршыбызга бер бала йөгереп килде дә аяктан кочаклап алды. Үзе бертуктаусыз: “Әтием бит син минем! Әтием!” – дип кабатлый. Күзгә генә түгел, күңелгә яшь тулды. Ихтыярсыздан кочаклап, күкрәгемә кыстым. Шуннан бирле Адиләм иң яраткан кызыма әйләнде, – ди Дөлфәрит абый. 
Башта “бер генә бала алабыз” дигән уй белән йөргән Миргалимовлар, опека бүлеге белгечләре өч бертуганны алырга тәкъдим иткәч, уйларыннан кире кайта. 10 яшьлек Илнур белән 7 яшьлек Аида һәм 5 яшьлек Адилә бу көнне әтиле дә, әниле дә буласыларын, балачаклары һәм үсмер чорлары бәхет һәм ярату җылысы белән үтәселәрен белде микән?! Юктыр, мөгаен. 
Ипи катысын нигә ашамаганнар? 
– Балалар йортыннан, ун көн сынау вакыты биреп, сабыйлар белән кайтарып җибәрделәр безне. Кайтканда юлдагы бер кафега кердек. Балаларның кабалана-кабалана ашауларын күреп, бер жәлләсәк, аяк киемнәренең йөрергә уңайсыз, куртка замокларының ватык, кигән киемнәренең сезон өчен бик юка булуын күреп, тагын бер кызгандык. Бу балалардан без дә баш тартсак, тормыш җилләрендә сынарлар, сыгылырлар дип, шул вакытта ук, бернинди сынау чорына карамыйча, балаларны үзебездә калдырырга дигән ныклы карарга килдек, – ди Дөлфәрит абый. 
Өйгә кайткач, Фәйрүзә апа балаларның ипинең башта йомшагын ашауларына игътибар итә. “Ник ипинең катысын ашамыйсыз?”– диюенә алар бертавыштан: “Без катысын ашаганчы, йомшагын ашап бетерәләр алайса. Ә катысы озак ашала”, – дип җавап биргән. Әниләре ипинең өйдә беркайчан да бетмәячәген кат-кат инандыргач, ашарга һәрвакыт иркен буласын аңлаткач кына балалар ашау, өстәл артына утыру тәртибенә өйрәнә. 
Сүз дә юк, моңарчы әти-әни тәрбиясеннән, гаилә җылысыннан мәхрүм булган сабыйларга үгет-нәсыйхәт һәм үз үрнәкләре белән дөрес тәрбия бирү өчен аз вакыт үтми. Ләкин Фәйрүзә апаның сабырлыгы, Дөлфәрит абыйның тырышлыгы гаиләне бүгенгәчә бөтен һәм тату итеп саклый. 
Балаларны аерырга ярамый! 
– Тату гаиләнең сере бик гади – баланы үзеңнекенә һәм читнекенә аермаска кирәк. Баланы тәрбиягә алгансың икән, әни булырга, аның борчуларын аңларга, шатлыкларын уртаклашырга тиешсең. Кечкенәсе Адилә балалар йортында ук “әти”, “әни” дип дәшсә, олыраклары бер атнадан соң гына әйтте бу сүзләрне. Үз балаларыбыз авызыннан ул сүзләрне ничек көтеп алган булсак, өч бертуганнан ишетү дә бик рәхәт булды, – ди Фәйрүзә апа. 
Илнур, Минзәлә педагогия көллиятен кызыл дипломга тәмамлап, укуын Яр Чаллы педагогия институтында дәвам итә. Физика һәм математика фәннәрен су кебек эчкән егетнең киләчәктә зур белгеч булачагына шикләнмиләр. Илнур үзешчән сәнгатьтә дә актив катнаша. Матур тембрлы тавышы белән зур-зур сәхнәләрдә дә чыгыш ясый, концертларны да бик матур итеп алып бара. 
– Миргалимовлар – авылда иң үрнәк гаиләләрнең берсе. Балалар башлангыч белемне Үрәзмәт мәктәбендә алдылар. Бик тиз отып ала торган сыйфатлары өстенә максатчан да, бик игътибарлы да алар. Әти-әниләре укуларын да, тәртипләрен дә ныклы контрольдә тотты. Хезмәт белән тәрбияләү турында да онытмадылар, – ди Үрәзмәт мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Гүзәлия Шәйгәрданова. 
“Әле ярый алганбыз!” 
– Әле ярый алганбыз бу балаларны дип, көн дә сөенәбез. Үзебезнең балаларыбыз Илнар белән Айзирә дә апайлары белән уртак телне бик тиз тапты. Бер-берләре өчен өзелеп, күрешергә ашкынып торалар. Балалар арасындагы үзара дуслыкка күз тимәсен берүк. Киләчәктә терәгебез булып яшәсеннәр, иманлы һәм тәүфыйклы булсыннар! – ди Дөлфәрит абый. 
Без сөйләшкән арада Адилә белән Аида, тиз генә камыр куеп, пирог, кабартмалар өлгертте. Күңелле итеп чәй эчеп алгач, барысы бергә мал карарга чыгып китте. Кызлар, ир-ат эше дип тормыйча, сәндерәдән печән төшерде, әтиләре белән малларның астын чистартты. 
– Балаларым турында мактау сүзләре генә әйтә алам. Беркайчан да кыңгыр гамәлләр кылмадылар, ямьсез сүз әйтмәделәр. Киләчәктә дә Ходай ярдәменнән ташламасын, бербөтен гаилә булып яшәргә язсын! – ди Фәйрүзә апа. 
Матур, тату гаилә – җәмгыятьнең нигезе. Җир йөзендә Фәйрүзә апа белән Дөлфәрит абый кебекләр күбрәк булса, ятимнәр әзрәк булыр, бар балалар да, ата-ана назына күмелеп, гаилә җылысында бәхетле яшәр иде. 
Лилия Шәймиева. 
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: