Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Татавтодор"ның Мөслим участогы кышка әзерләнә

"Татавтадор" акционерлык җәмгыятенең Минзәлә филиалы Мөслим участогыннан алынган мәгълүматлар буенча, бу көннәрдә җәмгыять эшчеләре кышкы чорда юлларны карауга әзерләнәләр.

Бу максаттан бу чорда кулланылучы техника әзерлеге тикшерелә, юл кырыендагы агачлар киселә, юл билгеләре куела. Юлларга сибү өчен 20%лы тозлы ком да 3000 тоннага якын әзерләп куелган. Кышкы чорда оешма эшчеләре көндез генә түгел, ә тәүлек дәвамында юлларда кизү торачаклар. Бу чорда барлыгы 15 данә техника кулланылачак. Татавтадорлылар бу көннәрдә Торыш авылына керүче юл өлешендә төрле саклану чикләре, кирәкле юл билгеләре урнаштыралар, төзекләндерү эшләре алып баралар. Шулай ук, юл буйлары һәм тукталыш будкалары территорияләре дә оешма эшчеләре тарафыннан даими чистартылып торыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев