Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанны томан каплаячак, күз күреме 500 метрдан артмаячак

Һава торышы 17 октябрьдә төнлә һәм көндез начарая, дип яза "Татар-информ". Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча Татарстанда 17 октябрьдә төнлә һәм көндез томан көтелә, күз күреме 500 метрдан артмаячак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә....

Һава торышы 17 октябрьдә төнлә һәм көндез начарая, дип яза "Татар-информ". Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча Татарстанда 17 октябрьдә төнлә һәм көндез томан көтелә, күз күреме 500 метрдан артмаячак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы юл хәрәкәтендә томанның куркыныч булуы турында кисәтә. Узып китү, каршы якка чыгу хәрәкәтләреннән сак булу сорала. Тизлекне киметеп, дистанцияне арттыру кирәк, юл -транспорт һәлакәтләренең күбесе алда барган транспорт белән килеп чыга. Тизлекне кинәт тормозга басмыйча, әкренләп киметү киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X