Татарстанның база мәктәпләре укытучылары БДИ тапшырачак

Татарстанның база мәктәпләре укытучылары БДИ тапшырачак. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде. "Быел база мәктәпләренең барлык укытучылары үз предметлары буенча Бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак, - диде журналистларга республика ТР мәгариф һәм фән министры. - Кайбер районнарда без андый имтиханнар үткәрдек инде,...
Татарстанның база мәктәпләре укытучылары БДИ тапшырачак. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде. "Быел база мәктәпләренең барлык укытучылары үз предметлары буенча Бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак, - диде журналистларга республика ТР мәгариф һәм фән министры. - Кайбер районнарда без андый имтиханнар үткәрдек инде, берникадәр тәҗрибә бар. Әгәр укытучы БДИ буенча, ким дигәндә, 40-50 балл җыя алмый икән, ул укучыны ничек әзерли ала?" Э.Фәттахов билгеләп узганча, Татарстанда 550 база мәктәп бар, аларда республика укучыларының 85-90 проценты белем ала."База мәктәпләр һәр районда булырга тиеш. Алар мәгариф үзәкләре, анда 80-100 бала укый, параллель класслар, матди-техник база бар, иң мөһиме - сыйфатлы белем гарантияләргә тиешле укытучылар", - диде министр. Э.Фәттахов аңлатма биргәнчә, мәгариф идарәсе башлыкларын Бердәм дәүләт имтиханнарын объектив үткәрергә чакырган, алынган мәгълүмат аларга укытучыларны әзерләү дәрәҗәсен дөрес билгеләргә ярдәм итәчәк. "Мәгариф идарәләре башлыкларына һәм директорларга укытучыларның предметны ни дәрәҗәдә белүен билгеләргә кирәк", - дип ассызыклады Э.Фәттахов. Аның сүзләренә караганда, төп бурыч - белем бирү сыйфатын һәм республикада урта белем дәрәҗәсен күтәрү. Э.Фәттахов шулай ук педагогик кадрларны әзерләү һәм аларның квалификацияләрен күтәрүнең мөһим булуын ассызыклады. "Координацион совет оештырылды, КФУ белән бергә республикада педагогик кадрлар әзерләү алымын үзгәртергә телибез. Быел беренче тапкыр бу юнәлеш буенча максатчан төркем җыйдык", - дип сөйләде министр. Узган уку елында югары квалификация категориясе өчен аттестация үткәрелде, бары тик 40 процент педагог кына уңышлы узды, дип искәртте ул. Быел югары һәм беренче категориягә дәгъва итүчеләр арасында да шундый аттестация үткәрү планлаштырыла.
Татарстанның чыгарылыш сыйныф укучыларының БДИ нәтиҗәләренә килгәндә, алар барлык предметлар буенча Россиянең уртача күрсәткечләреннән югары һәм Татарстан Россия субъектлары арасында лидерлар бишлеген били, дип ассызыклады ТР мәгариф һәм фән министры.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 май 2022 - 16:26Моңлы балалар үсә Балалар сәнгать мәктәбенең тынлы һәм халык уен кораллары бүлеге укучылары милли музыка уен коралларында уйнаучыларның “Моңлы дөнья” дип аталучы I Халыкара фольклор фестиваль-бәйгесендә катнашты.300
-
22 май 2022 - 14:35Тузганак турында Тузганак – чүп үләне. Ул тирәнтен эшкәртелмәгән урыннарны басып ала. Тузганак күпчелек очракта күпьеллык үләннәр арасында үсә.31000
-
22 май 2022 - 13:24Авылым тарихының бер бите Бөек Ватан сугышы зур югалтулар алып килә, кыска гына арада олы территорияләр басып алына. Кешеләрне, матди байлыкларны ил түренә күчерү – эвакуация башлана. 1941 елның июлендә Ленинградның Фрунзе районындагы 25 санлы мәктәпне эвакуацияләү турында карар кабул ителә. Ата-аналар, безнең ил иң көчлесе, дошман тиз арада җиңеләчәк, дип чын күңелдән ышанып, балаларын җибәрәселәре килми. Кызганычка каршы, шәһәрдә калган балалар блокадада үлә.40600
-
22 май 2022 - 11:27Тәмлетамак. Мичтә пешкән карабодай Володя Куянов рецепты буенча пешерелгән карабодай боткасы телеңне йотарлык тәмле һәм сусыл була.51102
-
22 май 2022 - 09:47Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында бик матур кичә үтте Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы чаралары кысаларында Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында бик матур кичә үтте.6600
-
21 май 2022 - 19:23Авылым тарихы. Симәк “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, як¬ташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тари¬хи язмалар көтеп калабыз.60600
-
21 май 2022 - 15:23Суд залыннан. Ялгышлар кабатланмасын Бер мәртәбә дә суд эскәмиясендә утырмаган Илнур белә Ринат хөкемдарны күрү белән комачтай кызардылар да, башларын түбән иделәр. Суд залының рәшәткәле тәрәзәләре аша залга төшкән саран кояш нурлары да аларга шелтәле карыйдыр төсле тоелды.56800
-
21 май 2022 - 13:44Яшь юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары” берләшмәсе житәкчеләренең семинары узды 18 нче май көнне Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә, “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ бүлеге җитәкчесе Алсу Ситдикова белән берлектә, “Яшь юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары” берләшмәсе житәкчеләренең семинары узды.17000
-
21 май 2022 - 12:26Тәмлетамак. Роллы рецепты Роллы – япон кухнясы ризыгы. Әле кайчан гына аны кафе-рестораннарда гына ашарга яки заказ белән өйгә китертергә була иде. Бүген исә өй шартларында роллы әзерләүчеләр дә шактый.29200
-
28 апрель 2022 - 09:45Бездә кунакта. Район башлыгы Альберт Хуҗин белән әңгәмә
-
21 апрель 2022 - 10:51Чиләбе татар халык театры Таҗи Гыйззәтнең "Башмагым" спектаклен тәкъдим итте
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5073302
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.371300
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.320901
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).235804
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.197903
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика