Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның 427 ишегалдында «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерү бара

Быел программа буенча барлыгы 1080 ишегалды төзекләндереләчәк. Алар барысы да «төзекләндерү картасы» на төшереләчәк, аның белән dvor.tatar сайтында танышырга мөмкин булачак. Эшләр Татарстанның 33 районында бара инде.

«Безнең ишегалды» республика программасы буенча эшләр Татарстанның 427 ишегалдында старт алды. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Әлеге ишегалларында төзелеш эшләре бара инде: иске җиһазларны демонтажлау, искесен сүтү һәм яңа асфальт җәю, тротуарлар булдыру һәм кече архитектура формаларын урнаштыру эшләре бара", — диелә хәбәрдә.
Быел программа буенча барлыгы 1080 ишегалды төзекләндереләчәк. Алар барысы да «төзекләндерү картасы» на төшереләчәк, аның белән dvor.tatar сайтында танышырга мөмкин булачак. Эшләр Татарстанның 33 районында бара инде.

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру вакыты 3 елдан 5 елга кадәр озайтылды. 2020 елдан 2024 елга кадәр Татарстанда 6775 ишегалды төзекләндерергә планлаштыралар.
Программа ишегалларын комплекслы төзекләндерү күздә тотыла. Аңа юлларны асфальтлау, шулай ук җәяүлеләр өчен булган тротуарларны төзү, яңаларын булдыру, эскәмияләр һәм урналар урнаштыру, тышкы яктыртуны ремонтлау, балалар өчен уен комплексларын урнаштыру, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар урнаштыру керә.

Кичә казанлылар Рөстәм Миңнеханов өчен «Безнең ишегалды»программасы буенча төзекләндерелгән беренче ишегалды буенча экскурсия уздырдылар. Аны ремонтлау 11 млн. сумга төшкән. Әлеге акчага эшчеләр асфальт катламын алыштырдылар, 28 яңа парковка урыны оештырдылар, тротуарлар салдылар, балалар мәйданчыгы һәм яңа фонарьлар урнаштырдылар. Ишегалдында куаклар һәм яшь агачлар утыртылды, шулай ук газон түшәлде.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/society/07-07-2020/blagoustroystvo-po-programme-nash-dvor-startovalo-pochti-v-430-dvorah-tatarstana-5754911

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев