Мөслим-информ

Татарстанлыларның 70% ы Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирде

Татарстанда РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча 2 миллионнан артык граждан тавыш бирде.

Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Шушы вакытка ТРда тавыш бирү хокукына ия күпчелек гражданнар катнашты. 30 июнь киченә алынган мәгълүматларга караганда, 2 млн 56 мең 727 кеше тавыш биргән, бу сайлаучыларның гомуми саныннан 69,85% тәшкил итә», — диде Кондратьев.

Бүген, 1 июльдә, Россиядә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең төп көне уза. Татарстанда плебиситта барлыгы 65 территориаль һәм 2,8 мең участок сайлау комиссиясе эшли. Тавыш бирү хокукына республиканың 2,9 млн кешесе ия.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/politics/01-07-2020/v-rt-po-popravkam-k-konstitutsii-rf-progolosovali-bolee-2-mln-izbirateley-5753421

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: