Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда үзмәшгульләр саны 83 мең кешегә кадәр арткан

Үзмәшгульләр кече һәм урта бизнес вәкилләре кебек үк ярдәм чаралары алачак.

Татарстанда үзмәшгуль гражданнар саны 83 меңгә кадәр арткан. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Икътисад министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, агымдагы ел башына республикада 57,6 меңгә якын үзмәшгуль кеше исәпләнгән. «Бүгенге көндә бу сан 83 меңнән артык кеше тәшкил итә. Без монда билгеле бер үсеш күрәбез. Моннан тыш, үзмәшгульләр кече һәм урта бизнес ала торган ярдәм чараларын да алачак дигән карар кабул ителде», - дип ассызыклады ул

Элегрәк «Татар-информ» МА республикада үзмәшгуль гражданнар эшчәнлегенең төп өлкәләре – ташу, репетиторлык, пекарнялар һ.б. турында хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев