Мөслим-информ

ТАТАРСТАНДА ТӘМӘКЕ ТӨПЧЕГЕ АРКАСЫНДА БИК КЫЙММӘТЛЕ МАШИНА ЯНЫП БЕТКӘН

Тагын ике машинага зыян килгән.

 

Кичә Чаллыда автостоянкада өч машинага ут капкан.

«Челнинские известия»  хәбәр иткәнчә, тәмәке төпчеге аркасында чирәмгә ут капкан һәм нәтиҗәдә ялкын машиналарга күчкән, дип фаразлыйлар.

Хуҗасы 30 яшьлек хатын булган автостоянкада «Маз» йөк машинасының кабинасы һәм тенты, «Газель» машинасының тенты һәм ишеге янган. Audi Q3 машинасы исә тулсынча янып беткән.

Кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк.

 

МАТЕРИАЛ: http://www.intertat.ru/hewef_heter/tatarstanda-t-m-ke-t-pchege-arkasynda-bik-kyymm-tle-mashina-yanyp-betk-n/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: