Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда тәүлек әйләнәсендә COVID-19 буенча консультация өчен Кайнар линия эшли башлады

Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы ТР сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә COVID-19 буенча Татарстан халкы консультациясе өчен кайнар линияне модернизацияләде һәм көчәйтте. Проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырылды.

Бүген Татарстан Республикасының СOVID-19 мәсьәләләре буенча бердәм күп каналлы кайнар линиясе яңа форматта эшли башлады.
8 800 222 59 00 телефоны номеры буенча татарстанлылар коронавирус йогышы турында актуаль мәсьәләләр буенча консультация ала, дару тәэминаты буенча мәгълүмат ала һәм башкалар.
Контакт-үзәк тәүлек буе эшләячәк. Консультацияне 2 телдә: рус һәм татар телләрендә алырга мөмкин.
Моннан тыш, республика халкына инде таныш тавыш бирүче ярдәмчесе Лилия консультация бирәчәк. Телефон роботы коронавирус, COVID-19 авыру симптомнары, республикада гамәлдә булган чикләүләр турында иң актуаль сорауларга җавап бирә алачак. Сораулар исемлеге киңәйтеләчәк.
«Контакт-үзәк эшләгән чорда операторлар татарстанлылардан 200 меңнән артык шалтырату кабул иткән һәм эшкәрткән. Хәзер республиканың сәламәтлек саклау системасы максималь йөкләнеш белән эшли. Шуңа күрә республика халкының коронавирус белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча оператив консультация алуы бик мөһим. Операторлар штаты артты. Шулай ук татарстанлылар, операторның җавабын көтеп тормыйча, кирәкле консультацияне ала алсын өчен, телефон роботының белем базасын актив үстерергә планлаштырабыз», - дип билгеләп үтте ТР финанслар министры Айрат Хәйруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X