Мөслим-информ

Татарстанда җәмәгать туклану йортларына яңа ел төнендә 03: 00 сәгатькә кадәр эшләргә рөхсәт иттеләр

Татарстан җәмәгать туклануы йортлары яңа ел төнендә, 31 декабрьдән 1 гыйнварга кадәр эшли ала.

Бу хакта бүген ТР премьер - министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде. 
Калган көннәрдә кафе һәм рестораннар элеккечә үк, элек кертелгән чикләүләр нигезендә 24: 00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 
Исегезгә төшерәбез, рестораторлар ассоциациясе республика башлыгына яңа ел төнендә эшкә чикләүләрне йомшарту үтенече белән мөрәҗәгать итте. Бүген Рөстәм Миңнеханов үтенечен канәгатьләндерде, җәмәгать туклануы йортлары Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәргә тиеш, дип ассызыклады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: