Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда легаль булмаган кешеләр ташучыны җаваплыкка тартканнар

Бу хакта республика автоинспекциясе хәбәр итә.

Документларны тикшерү һәм Татарстанда яңа коронавирус йогышы таралу куркынычы янаган чорда урнаштырылган массакүләм режимны үтәү өчен трассада Балтач — Казан маршруты буенча барган автобус туктатылган.
Юл-патруль хезмәте инспекторлары ачыклаганча, ташучы «законсыз»эшләгән.
Закон бозучыга чикләүләр гамәлдә булган чорда кешеләрне ташу кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар язылды.
Әлеге статьяның санкцияләре машина йөртүчеләргә — 30 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга — 50 мең сумга кадәр, юридик зат оештырмыйча эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларга — 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 мең сумга кадәр штраф салуны күздә тота.
Шул ук вакытта икенче көнне үк шофер шул ук оешманың башка автобусында кабат тоткарлана. Автобусны штрафстоянкага озаттылар.
«Бүген шәһәрара даими рәвештә пассажирлар йөртү генә рөхсәт ителә, калган хезмәтләр әлегә тыела», — дип билгеләп үттеләр Дәүләт автоинспекциясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев