Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда кафе һәм рестораннарның җәйге верандалары эшли башлаячак

Шулай ук 8 июньнән башлап санаторийлар Роспотребнадзорга алдан хәбәр итү һәм барлык рекомендацияләрне үтәү шарты белән ял итүчеләрне кабул итә ала.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» төбәк министрлар кабинеты карарына үзгәрешләр кертү хакында" гы мәсьәлә буенча киңәшмә уздырды.
11 июньнән җәйге веранда һәм стационар җәмәгать туклануы объектлары террасларында ачык һавада җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү рөхсәт ителәчәк. Урнаштырылган өстәлләр арасы 1,5 метр булырга тиеш. 
Шул ук вакытта җәмәгать туклануы бинасы суүткәргеч һәм канализация челтәрләренә тоташтырылырга тиеш була.
Шулай ук 8 июньнән башлап санаторийлар Роспотребнадзорга алдан хәбәр итү һәм барлык рекомендацияләрне үтәү шарты белән ял итүчеләрне кабул итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев