Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда бер ир-ат сөеклесен пычак белән кадап үтергән

«Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бер ир-ат сөеклесен пычак белән кадап үтергән. 49 яшьлек хатын-кыз гәүдәсе республиканың Актаныш районы Пучы бистәсенең бер йортында табыла. Үтерүдә шикләнеп, 55 яшьлек ир-ат тоткарлана.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсендә сөйләүләренчә, ир конфликтның мәхәббәт мөнәсәбәтләре нигезендә килеп чыкканлыгын аңлаткан. Ызгыш вакытында ир пычак эләктереп ала һәм берничә тапкыр хатын—кызга кадый. Ул алган җәрәхәтләрдән үлә.

«Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ир үз гаебен таный. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/16-09-2021/tatarstanda-ber-ir-at-s-eklesen-pychak-bel-n-kadap-terg-n-5837787

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев