Мөслим-информ

Татарстанда авариядә Ульяновскидан килә торган автомобильнең тәгәрмәче ычкынган

Юл һәлакәте кичә көндезге берләр тирәсендә Казан — Ульяновск трассасында булган.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан юлында ике җиңел машина катнашындагы авариядә Ульяновскидан килә торган автомобильнең тәгәрмәче ычкынган.

Аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, юл һәлакәте кичә көндезге берләр тирәсендә республиканың Апас районында булган.

Биредә «Лада» белән Ульяновск өлкәсе номерлары куелган «Инфинити» бәрелешкән. Нәтиҗәдә, «Лада» юл кырыена төшеп киткән, ә «Инфинити»ның тәгәрмәче өзелгән.

Авария шактый җитди булуга да карамастан, зыян күрүчеләр юк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: