Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан «Россия суы»бөтенроссия акциясендә җиңүче булды

Татарстан «Россия суы»бөтенроссия ярларын җыештыру акциясе йомгаклары буенча беренче урынны алды. Акция «Экология» илкүләм проекты кысаларында үткәрелде, дип хәбәр итә ТР Экология министрлыгының Матбугат хезмәте.

«Безнең экологик акцияләр елдан-ел битараф булмаган кешеләрне җыя. Шунысы мөһим, яшьләр ешрак килә һәм үз ярдәмен тәкъдим итә. Шуңа күрә без мондый инициативаларга ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез, яңа мәйданчыклар булдырырга тырышырбыз, анда алар үз осталыкларын, белемнәрен куллана һәм планетаны яхшырак итә алачак», —дип хәбәр итте Россия Табигать министрлыгы башлыгы Александр Козлов.

Татарстанда яр буе территорияләрен чистарту буенча масштаблы чараларда 276 меңнән артык кеше катнашты. 10 мең км яр буе линиясе чистартылды, 37,6 мең кубометр чүп-чар җыелды.
Бу сезонда акциядә барлыгы миллионнан артык Россия кешесе катнашты һәм бу проектны тормышка ашыру вакытында яңа рекорд.

«Без бу яңалыкка бик шат һәм безне хуплаучыларга, ялларын безнең елгалар һәм күлләр ярларын генераль җыештыру эшенә багышлаучыларга рәхмәтлебез. Шуңа күрә бу җиңү - һәр татарстанлының җиңүе!» — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков һәм «Россия суы» акциясен оештыручыларга барлык чараларны да һәрьяклы ярдәм итүләре һәм һөнәри яктан үткәрүләре өчен рәхмәт белдерде.

ТР Экология министрлыгы 2019 елдан бирле Бөтенроссия акциясендә катнаша. Өч ел нәтиҗәләре буенча анда 430 меңнән артык татарстанлы катнашты, ягъни республиканың һәр тугызынчы кешесе өмәләргә чыкты. Быел, бөтен Россия буенча әйтсәк, акциядә катнашучыларның өчтән бере-татарстанлылар.

Акцияне оештыручылар-Россия Табигать министрлыгы, Росводресурслар министрлыгы ярдәмендә, «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының «Экология»илкүләм проекты кысаларында, Россиянең су хуҗалыгы комплексын үстерү үзәге. «Россия суы» бөтенроссия экологик акциясе 2014 елдан бирле үткәрелә һәм Россиядә иң эре һәм иң популяр экологик акцияләрнең берсе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X