Мөслим-информ

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате

Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Кадерле ватандашлар!

Сезне чын күңелдән изге Корбан бәйрәме белән тәбриклим! Бу көннәрдә барлык мәчетләрдә дә дин кардәшләребез, тынычлыкка, мәрхәмәтлелеккә, изгелеккә чакырып, Раббыбызга дога кылалар. Безнең һәрберебез чалган корбаннарыбызның, изге догаларыбызның Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул кылынуын өмет итә. Без ышанабыз: милләтара ызгышларга, үзара үтереш сугышларына чик куелып, һәркемнең күңеленә игелек, мәхәббәт, гаделлек идеаллары урнашыр.

Төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара дус һәм тату гомер кичергән Татарстаныбызда Корбан гаете, мөселманнарның, христианнарның һәм яһүдләрнең башка әһәмиятле бәйрәмнәре кебек үк, зурлап, рухи күтәренкелек белән үткәрелә. Бер үк вакытта кунакчыллык, игелек кылу, якыннарың һәм мохтаҗлар турында кайгырту традицияләре үзгәрешсез кала. Һәм әлеге сыйфатларга ия булучыларның тарафдарлары да артканнан-арта бара. Республикабыз мөселманнарының ишекләре һәм күңелләре игелекле дуслар өчен һәм изге бәйрәм шатлыгын уртаклашырга теләүче һәркем өчен һәрвакыт ачык.

Быелгы Корбан гаете тагын да юмартрак һәм күркәмрәк булсын! Сезгә Аллаһының мәрхәмәте, рәхим-шәфкате ирешсен, изге эшләрегездә ярдәме тисен! Бәйрәм белән, хөрмәтле татарстанлылар!

Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: