Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасы - лидер

Соңгы ике атнада ТР Президенты вазыйфаларын башкручы Рөстәм Миңнеханов республика районнарында урып-җыю барышы белән таныша, җирлекләрнең социаль-икътисадый үсешен анализлый. Бүгенге көндә республика бик күп икътисад күрсәткечләре, шул исәптән агросәнәгать комплексы буенча, Россия күләмендә бик күп позицияләрдә лидерлык итә. Тармакның уңышлы эшләвендә соңгы елларда авыл хуҗалыгына ярдәм йөзеннән кабул ителгән федераль...

Соңгы ике атнада ТР Президенты вазыйфаларын башкручы Рөстәм Миңнеханов республика районнарында урып-җыю барышы белән таныша, җирлекләрнең социаль-икътисадый үсешен анализлый. Бүгенге көндә республика бик күп икътисад күрсәткечләре, шул исәптән агросәнәгать комплексы буенча, Россия күләмендә бик күп позицияләрдә лидерлык итә. Тармакның уңышлы эшләвендә соңгы елларда авыл хуҗалыгына ярдәм йөзеннән кабул ителгән федераль программалар белән бергә республика президент программаларының да әһәмияте зур, билгеле. Соңгы елларда республика ярдәмен тулаем тармак кына түгел, хуҗалык итүнең кече формалары булган гаилә фермалары һәм шәхси хуҗалыклар да тоеп яши.

Игенчелек тармагын гына алыйк. Узган елдан башлап хуҗалыкларга "бәйсез ярдәм" ("несвязаннная" поддержка) исеме астында субсидия бирелә башлады. Республика аны - минераль ашлама белән, ә РФ хөкүмәте акчалата бирә. Быелның җиде аенда гына да районга 70 млн сумга якын субсидия кайтты. Шуның 41 млн сумы - "бәйсез ярдәм". Узган ел бөртекле культуралар уңышының гектар биреме артуда әлеге ярдәмнең йогынтысы зур булды, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре. 2013 елда һәр гектардан 16,3 центнер уңыш алынган булса, узган ел бу күрсәткеч 21 центнерга җиткән. Монда, билгеле, ашлама күләменең артуы, интенсив технологияләр куллануның сизелерлек файдасы булган. Җирнең уңдырышлылыгын арттыруда чәчү әйләнешен саклау, чиста пар белән эшләү, сидераль культуралар куллану, үсеш стимуляторларыннан һәм микроашламалардан файдалануга игътибар арткан. Монда өстәп шуны да әйтергә кирәк: югары репродукцияле чәчүлек орлык сатып алучыларга да хөкүмәт бөртекле культуралар орлыгының 1 тоннасына 4500 сум күләмендә субсидия бирә. Быелдан башлап, яшелчәчелек белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм йөзеннән республика президент программасы гамәлгә керде. Аның нигезендә кәбестә үстерүчеләргә һәр гектарга - 50 мең, бәрәңге игүчеләргә - 5 мең, башка төр яшелчә үстерүчеләргә 10 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелә. Ә инде чәчү мәйданнарын тагын да киңәйткән яшелчәчеләргә арткан мәйданның һәр гектарына кәбестә өчен - 80 мең, бәрәңге һәм башка яшелчәләр өчен 20 мең субсидия биреләчәк. Районда бәрәңге игүче Ирек Хәмәдишин, кәбестә үстерүче Флүр Шакиров үрнәгенә башкалар да иярсә, республикадан әнә шундый ярдәм алачак, дигән сүз.

Авыл хуҗалыгында җирләрне тамырдан яхшырту бәрабәренә җитештерү күләмен арттыру максатында кабул ителгән мелиорация эшләре программасы да районда киң яклау тапты. Җирлегебездә 31 буа булып, "Татмелиорация" компаниясенең Мөслимдәге "Строймелиосервис" җәмгыяте, Карамалыдагы Алга ПМК сы көче белән 2013 елда Табын, Ольгино,Торыш, Күбәк, 2014 елда Каенсаз, Тат. Бүләр буалары капиталь ремонтланган булса, дәүләт ярдәме белән быел да районда дүрт буа яңартылачак.

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы подразделениеләре "Техник коралландыру" һәм "Лизинг грант" программалары кысаларында үзләренең матди-техник базаларын яңарталар. Узган ел районга 60 млн 594 мең сумлык техника (бөртекле ашлык комбайннары, тракторлар, чәчкечләр, пресс-подпорщиклар, төягечләр һ.б.) кайткан булса, быел техника паркы 19 млн сумлык агрегат хисабына яңартылды.

Терлекчелек тармагы да дәүләт ярдәменә таяна. Җитештерелгән сөт өчен субсидия түләү белән бергә, узган ел эшли башлаган фермаларны капиталь ремонтлау буенча республика президент программасы да уңышлы реализацияләнә. "200 башка исәпләнгән торакларга капиталь ремонт программасы нигезендә быел "Туган як" агрофирмасының Нарат Асты фермасында - 5 млн, Югары Табын сөтчелек фермасында 6 млн сумлык эш башланды. "Органик Групп" җәмгыятенең "Урожай" агрофирмасында - Елгабаш, "Ык" агрофирмасының Бәкәбез фермаларында да аерым торакларга капиталь ремонт үткәрелә. Бер үк вакытта сенаж-силос траншеяларын төзү программасы да старт алды. Югары Табын, Үрәзмәт сөтчелек фермаларында, Торышта Ландыш Вәлиеваның гаилә фермасында шундый траншеялар төзелеше башланды. Әлеге эшләрдә, билгеле, дәүләт ярдәме дә каралган.

Хөкүмәтебез авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүдә гаилә фермаларына һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга өмет баглый. Һәм аларга даими ярдәм күрсәтелә. Районда республика ярдәме белән эшләп киткән 37 гаилә фермасы исәпләнә. Агымдагы елда ике, кеше, грант отып, фермерлык эшен башлап җибәрде, биш фермер гаилә фермасы төзү өчен акчалата грант отты, дүрт фермерның терлек торакларына керү юллары төзелде, быел тагын бер гаилә фермасына әлеге ярдәм күрсәтеләчәк.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм йөзеннән акча күчерү юлы белән тана сатып алганда һәр терлеккә 15 мең сум исәбеннән хөкүмәт субсидиясе бирелә. Моннан тыш 8 савым сыер өчен торак (мини ферма) төзергә ниятләүчеләр дә, бина яртылаш төзелгән очракта, 200 мең сум күләмендә хөкүмәт ярдәменә исәп тота ала. Быел районда әлеге төр субсидия 6 шәхси ярдәмче хуҗалыкка биреләчәк.

Авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү һәм хәзерләүне арттыру максатында күрсәтелүче әлеге масштаблы ярдәм, билгеле, эзсез калмый. Елның алты аенда гына да авыл хуҗалыгы тармагында 324 млн 902 мең сумлык тулай продукция җитештерелгән. Бу узган елның шул чорындагыдан 4 млн 318 мең сумга артыграк. Савым сыерларының продуктлылыгы арту да күзәтелә. Узган ел 6 айда һәр сыердан уртача 1476 кг сөт савып алынган булса, быел бу күрсәткеч 1641 кг тәшкил итә. Ит җитештерү өлкәсендәге үсеш - кошчы-фермерлар тырышлыгы нәтиҗәсе. Алты ай эчендә тереләй үлчәмдә 1561 тонна, ягъни 126 млн 939 мең сумлык кош ите сатылган. Бу - узган елгыга караганда 22 млн 450 мең сумга артыграк дигән сүз. Кошчы фермерлар саны елдан-ел арта. Быел аларның сафы 6 га артып, 16 га җитте.

Соңгы елларда авыл хуҗалыгы тармагының үсеше, продукция җитештерүнең күләме арту җирле товар җитештерүчеләрнең бөтен республиканы туендыра алачагына гарантия бирә. Өстәвенә чит илләр тарафыннан азык-төлек импортына чикләүләр кертү үзебезнең авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә киң мөмкинлекләр ачты. Фәкать күңел биреп, тәвәккәллек белән эшләү генә кирәк.

Айнур Сәетгалиев, гаилә фермасы җитәкчесе:

"Районда беренчеләрдән булып, гаилә фермасы төзеп эшли башладым. Әгәр дә республика президент программалары булмаса, бу эшкә алынмас та идем. Торак төзелеше өчен 1 млн сум акча алдым, терлек сатып алганда субсидия бирделәр, сөт саткан өчен субсидисен түләп торалар, 300 метр озынлыкта бетон юл салдылар. Ярдәм аның белән генә тукталмады: 70х30 программасы нигезендә сөт суыткыч, терлек азыгы әзерләү өчен "КСД-2" комбайны алдык. Әле кичә генә сөт ташу өчен "Газель" машинасы алып кайттым. Шундый ярдәм булганда, җиң сызганып эшләргә дә, эшләргә генә".

Расыйх Әхәтов, "Сөренчәк" фермер хуҗалыгы механизаторы:

"Узган ел хуҗалык 60х40 прграммасы ниегезендә "Акросс" комбайны алган иде, быел тагын шундый ук комбайн кайтардылар. Мин үзем узган сезонда яңа комбайнда ашлык суктырдым. Кондиционерлы, бөтен уңайлыклары булган техника югары җитештерүчәнлеге белән дә аерылып тора. "Россельмаш" компаниясе чыгарган комбайннар ватыла-нитә калса, компаниянең республикадагы деллерлары тиз арада запас часть белән тәэмин итә, техник хезмәт күрсәтүне дә үзләре үткәрәләр. Машина-трактор паркларының үзебезнең ил техникалары хисабына яңаруына сөенәбез генә".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X