Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты Рамил Курамшинга машина бүләк итте

Кичә музыкант Президент бүләген йорты янына алып кайтып куйды. (Казан, 20 октябрь, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Татарстанның халык артисты Рамил Курамшинга Татарстан Президенты машина бүләк итте. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәгеннән хәбәр иттеләр. Танылган баянчы Рамил Курамшинның 70 яшьлек юбилеена тәгаенләнгән зур бүләк...

Кичә музыкант Президент бүләген йорты янына алып кайтып куйды.


(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Татарстанның халык артисты Рамил Курамшинга Татарстан Президенты машина бүләк итте. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәгеннән хәбәр иттеләр.
Танылган баянчы Рамил Курамшинның 70 яшьлек юбилеена тәгаенләнгән зур бүләк иясенә тапшырылды. Музыкант һәм композитор Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов бүләген автосалоннан йорт ишегалдына алып кайтып куйды. Бүләк - "Lada Granta" автомобиле. Номеры - А125ЕК 716. Рамил Курамшинны бу номерның хәрефләре бигрәк тә таң калдырган. "Машинада АЕК шофер гына йөрергә тиештер инде", - ди Рамил шәхсән үзе. Рамил аганың моңарчы беркайчан да машинасы булмаган, йөртү таныклыгы да юк. Яңа машинаны Рамил Курамшинның Данил исемле оныгы йөртәчәк.
Исегезгә төшереп узабыз, 27 сентябрьдә Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Рамил Курамшинның юбилее булып узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев