Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан көллиятләре һәм техникумнары Казан ярминкәсендә авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итәчәк

26 сентябрьдә Казанда Татарстан мәгариф оешмалары катнашында традицион республика авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык-сәнгать кәсепчелеге эшләнмәләре ярминкәсе узачак. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Ярминкәдә шәһәр халкына арзан бәяләрдән камыр ризыклары, консервланган һәм җиләк-җимеш продукциясе, бал, сөт продуктлары, бөртекле культуралар, йомырка, шулай ук агач һәм металлдан эшләнгән әйберләр, декоратив-гамәли иҗат әйберләре, тегү әйберләре һәм башка товарлар тәкъдим ителәчәк.
Моннан тыш, ярминкәгә килүчеләр яшь белгечләр, осталарының кул эшләнмәләрен сатып ала, шулай ук республиканың муниципаль районнары укучылары әзерләгән иҗади номерларны бәяли алачак.
Чара барышында районнарның ярминкә корылмалары конкурсы берничә номинация буенча узачак: «ярминкә урынын иң яхшы бизәгән өчен», «ярминкәнең мәдәни-массакүләм программасында актив катнашкан өчен», «күргәзмә продукциясенең иң яхшы ассортименты өчен», «продукция сатуда иҗади якын килү өчен», «ярминкә урынын югары дәрәҗәдә оештырган өчен».

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/science/22-09-2020/kolledzhi-i-tehnikumy-tatarstana-predstavyat-selhozproduktsiyu-na-yarmarke-v-kazani-5773465

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев