Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан инновацияләргә ярдәм итү үзәкләре саны буенча лидер санала

Мондый үзәкләрдә уйлап табучылар һәм фәнни хезмәткәрләрнең Роспатентның ябык мәгълүматлар базалары буенча бушлай эзләнүләр үткәрү мөмкинлеге бар.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан Технологияләр һәм инновацияләргә ярдәм итү үзәкләренең саны буенча Россиядә лидер санала – республикада аларның исәбе 22гә җиткән. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта Технологияләр һәм инновацияләргә ярдәм итү үзәкләренең төбәк челтәре 22 оешманы берләштерә. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында лидерлык позициясен били: Мәскәү һәм Санкт-Петербургта – 9ар, Башкортстан Республикасында 6 шундый үзәк төзелгән», - дип искәрттеләр республика ведомствосында.

Мондый типтагы үзәкләрдә уйлап табучылар һәм фәнни хезмәткәрләрнең Роспатентның ябык мәгълүматлар базалары буенча бушлай эзләнүләр үткәрү, консультация һәм ярдәм алу мөмкинлеге бар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/02/189117/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев