Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан илкүләм проект буенча 160 автобус, 28 троллейбус һәм 18 трамвай алачак

"Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары" милли проекты буенча Татарстан 2021 елда 206 берәмлек транспорт алачак. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Транспорт министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, агымдагы елда республика милли проект буенча 73 автобус алырга тиеш. Шуларның 53е сатып алынган инде, тагын 20сен китерү планлаштырыла. «Киләсе елга план күбрәк», - дип ассызыклады ул.
Аерым алганда, 2021 елда илкүләм проект буенча Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Камада күчмә составны яңарту планлаштырылган. 160 зур автобус, 28 троллейбус һәм 18 трамвай килер дип көтелә, дип аңлатты спикер.
"Паркны яңарту-шул исәптән куркынычсызлык та. 1830 транспорт чарасы 50% - тан артык тузган төбәк юлларында йөри. Аларны алыштырырга кирәк. Аларга алмашка яңа буын автобуслары килергә тиеш", - дип билгеләп үтте Хәнифов. Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/transport/02-12-2020/tatarstan-poluchit-po-natsproektu-160-avtobusov-28-trolleybusov-i-18-tramvaev-5789760

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама