Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында "Мәктәп, билгеләр" дигән мобиль кушымта булдырылды

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында ата-аналар өчен махсус "Мәктәп, билгеләр" дигән яңа мобиль кушымта барлыкка килде. Бу хакта Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сайтында хәбәр ителә. Кушымта ярдәмендә реаль вакыт режимында баланың алган билгеләрен күзәтеп барырга һәм мәктәп картасы балансын тулыландырырга була. Сервистан куллану өчен...

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында ата-аналар өчен махсус "Мәктәп, билгеләр" дигән яңа мобиль кушымта барлыкка килде. Бу хакта Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Кушымта ярдәмендә реаль вакыт режимында баланың алган билгеләрен күзәтеп барырга һәм мәктәп картасы балансын тулыландырырга була.

Сервистан куллану өчен "Татарстанда электрон белем бирү" системасы логины һәм пароле туры килә.

Кушымтада шулай ук push-хәбәр функциясе бар ("Настройки"/ "Уведомления"/"Оценки ребенка").

"Мәктәп картасын тикшерү һәм тулыландару" (Яшел Үзән, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләре өчен) һәм мәгариф картасы (Казан) бүлегендә оператив рәвештә баланың ашханәдә туклануына электрон кошелекны тулыландырырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев