Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан – беренче бишлектә

Социаль-икътисади вәзгыять буенча Татарстан Россиянең иң яхшы биш төбәге исемлегенә кергән. Әлеге регионнардагы ныклы икътисади база аларга югары урыннарны сакларга ярдәм итә, дип ассызыклый белгечләр. Әлеге исемлек "РИА Рейтинг" агентлыгы тарафыннан инде бишенче ел рәттән әзерләнә. Аның максаты - Россиядәге социаль-икътисади вәзгыять буенча иң алдынгы һәм, киресенчә, иң соңгы урыннарны...

Социаль-икътисади вәзгыять буенча Татарстан Россиянең иң яхшы биш төбәге исемлегенә кергән. Әлеге регионнардагы ныклы икътисади база аларга югары урыннарны сакларга ярдәм итә, дип ассызыклый белгечләр.


Әлеге исемлек "РИА Рейтинг" агентлыгы тарафыннан инде бишенче ел рәттән әзерләнә. Аның максаты - Россиядәге социаль-икътисади вәзгыять буенча иң алдынгы һәм, киресенчә, иң соңгы урыннарны биләп тора торган төбәкләрне ачыклау.


Татарстан исә, гадәттәгечә, әлеге рейтингта иң алдынгы урыннарның берсен тота. Ул төрле күрсәткечләр буенча 65,019 балл җыйган һәм иң яхшы биш регион исемлегенә эләккән. Татарстаннан кала, беренче бишлектә Мәскәү, Санкт-Петербург, Ханты-Мансийск автоном округы-Югра һәм Мәскәү өлкәсе дә бар.


- Әлеге төбәкләрдәге ныклы икътисади база аларга төрле күрсәткечләр буенча алдынгы позицияләрне сакларга ярдәм итә, - дип ассызыклыйлар рейтингны әзерләүчеләр.


Исемлекнең соңгы позицияләрен алып торучыларга килгәндә исә, болар: Тыва, Калмык, Алтай, Ингушетия, Карачай-Черкеск, Төньяк Осетия-Алания, Кабардино-Балкар, Адыгея һәм Чечен республикалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X