Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан аграрийларын эре мөгезле терлекләрне идентификацияләү буенча бушлай вебинарга чакыралар

Укулар "Агрополия" бердәм белем бирү платформасында оештырылган»

Татарстан аграрийлары чираттагы бушлай вебинарда катнаша алачак, ул «Агрополия»бердәм белем бирү платформасында узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
Вебинар авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эре мөгезле терлекләрне идентификацияләүгә багышланачак. Катнашучыларга терлекләрне идентификацияләү ни өчен кирәк, биркалау процессы ничек уза һәм эре мөгезле терлекләрне алдан теркәү өчен мәгълүматларның ничек кертелүе турында сөйләячәкләр. 
Укулар бүген 12.00 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен «Агрополия» порталында яки 88005502441 номеры буенча теркәлергә кирәк. Теркәү шулай ук катнашучыларга узган семинарларны карарга һәм вебинар вакытында сораулар бирергә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X