Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар блогерлары Йогышлы авырулар хастаханәсендә карантинда булган пациентларга бүләкләр алып килделәр

Блогерлар күчтәнәчләр, чәк-чәк, бал, шулай ук милли киемнәрдәге курчаклар һәм китаплар алып килгәннәр.

Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләнгән сигез кешегә татар милли ризыкларын алып килделәр. Аларның 3дә коронавирусның җиңел формасын диагностикаладылар, Аларга тизрәк савыгу теләкләре язылган открыткалар бирделәр.

Бүген көндез танылган татар блогерлары Diamond Princess лайнерыннан кайткан карантиндагы кешеләр янына Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә бардылар. Алар арасында-Илназ Габидуллин (@kizik_mizik), Ринат Галиәхмәтов (tat tatar__malay), Илүзә Галиәхмәтова (@iluzyshka_tamlyshka) һәм Резедә Миңнегулова (@rezedking). 
   
Блогерлар күчтәнәчләр, чәк-чәк, бал, шулай ук милли киемнәрдәге  курчаклар һәм китаплар алып килгәннәр. Барлык бүләкләрне посылкалар кабул итү һәм тапшыру өчен махсус пунктта калдырдылар.

Instagramда  блогерлар ватандашларын бәладән ташламаулар, һәм уңай хисләр кәефне күтәрәчәк, дип билгеләп үтте. Лайнердан кайткан татарстанлылар шул рәвешле туган республикаларының кайгыртуын, ә кунаклар – Татарстанның кунакчыллыгын тоячак, дип язалар акциядә катнашучылар.
Лайнер бортыннан китерелгән барлык россиялеләр табибларның аерым изоляцияләнгән бокста даими күзәтүендә, алар өчен барлык шартлар да тудырылган. Хастаханәдә бөтен кирәкле препаратлар бар. Ә медперсонал шулай ук пациентлар белән бергә карантинлы бинада яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев