Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимгә республика прокурорлары килде

Мөслимебез соңгы арада һәркөн кунак кабул итә. Бүген җирлегебезгә Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков, район һәм шәһәр прокурорлары килде.

Кунакларга иң элек мәдәният йорты фойесында урнаштырылган күзәтү камералары турындагы презентацияне тәкъдим иттеләр. Әлеге эш "Таттелеком" җәмгыяте тарафыннан башкарыла. Пилот проекты кысаларында бүгенге көндә Мөслим үзәгендә 150 дән артык күзәтү камерасы эшли. Эре шәһәрләрдән кала, районыбыз, иң беренчеләрдән булып, шундый камераларны урнаштыра башлады. ТР прокуроры әлеге эшкә зур бәя бирде һәм әлеге проектны калган районнарда да тормышка ашырырга кирәклеген әйтте.

Мәдәният йорты залында ТР прокуратурасының оператив киңәшмәсе үтте. Аны ТР прокуроры Илдус Нәфыйков алып барды. Киңәшмә эшендә район башлыгы Рамил Муллин да катнашты.

- Авыл хуҗалыгы һәрвакыт безнең туендыручыбыз булды. Бүген республикабызның авыл хуҗалыгы зур темплар үсә, алга бара. Авыл хезмәтчәннәре елдан-ел югары күрсәткечләргә ирешәләр. Безнең вазыйфабыз - аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, тармакта эшләүче фермерларга, шәхси эшмәкәрләргә канун таләпләре кушканча ярдәм итү. Ә бүгенге киңәшмәнең Мөслимдә узуы, гап-гади бер авыл хуҗалыгы районының ни дәрәҗәдә үсүен, биредә яшәүче гражданнар өчен нинди мөмкинлекләр тудырылуын карау, - диде Илдус Нәфыйков һәм республика Президентының да район хакында бары яхшы фикерләр әйтүен хәбәр итте.

Муниципаль район башлыгы Рамил Муллин үзенең сәламләү сүзендә болай диде:

- Безнең максат - җирлектә яшәүчеләр өчен уңайлы мохит тудыру һәм шушы мохиттә тулы канлы тормыш белән яшәүче һәрьяклап үскән шәхесләр тәрбияләү. Соңгы елларда мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәләрендә башкарган һәр эшебез шушы максатларга юнәлтелде. "Без - мөслимлеләр" һәм башка шундый программаларабыз шушы максатка эшли. Район үзәгендә генә түгел, авылларыбызда да төзекләндерү-яңарту эшләре бара. Узган ел авыл эчендәге юлларны төзекләндерү юнәлешендә эшләсәк, быел эчә су белән тәэмин итүне яхшырту максатын куйдык.

Киңәшмә барышында "Авыл хуҗалыгы тармагындагы актуаль сораулар буенча прокурор күзәтчелеге" темасына төрле күзәтү органнары белгечләренең чыгышлары тыңланды. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә күзәтелүче хокук бозулар, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлеше, җир, экология һәм башка мәсьәләләр буенча күзәтчелек органнарының нәтиҗәләре игълан ителде.

Киңәшмәдән соң, кунакларыбыз прокуратура бинасын карадылар, "Агромастер" җитештерү компаниясе, "Кояшлы ык" ял зонасы, парк-скверлар, Мөслимнең истәлекле урыннары белән таныштылар.

Фәридә Гайнетдинова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев