Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Таныш булыгыз! Мөслимдә яңа имам-мөхтәсиб

Бүген Мөслимебезгә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин, ТР Президентының дини мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Сәлахов килде. Мөслимдәге Үзәк мәчеттә башкала кунаклары, район башлыгы Рамил Муллин имам-хатыйплар, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты.

Очрашуда сүз мөселман өммәтендәге яңалыклар, изге Рамазан аен үткәрү тәртибе турында барды. Соңыннан Мөслим районының имам-мөхтәсибе сайланды. Ул - Мөслимдә төзелеп килүче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Габделкәрим хәзрәт Моратов. Рамил Хәмзович җирлектә динне күтәрүдә куйган хезмәте өчен Мөнир хәзрәт Борһановка тирән рәхмәтләрен җиткерде. Габделкәрим хәзрәткә мөхтәсиблек хезмәтендә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев