Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тамчыдан күл җыела

1 нче мартта район җирлегендә гражданнарның үзара салым салу мәсьәләләре буенча җирле референдум узды. Халык тарафыннан кайбер мәсьәләләрне хәл итү максатыннан үткәрелгән референдум 19 авыл җирлегендә дә оешкан төстә үтте. Үзара салым яңа әйбер түгел, халыктан җирле максатларга акча җыю гадәте электән үк яши, әмма хәзер җыелган һәр сумга дәүләт...

Әлеге чара авыллар өчен бигрәк тә отышлы булды. Әмәкәй авыл җирлеге башлыгы Ильяс Миннеразиев белән күрешеп, эшләнгән эшләрне үз күзләребез белән күреп кайттык. Узган ел халыктан җыелган үзара салым акчасына Әмәкәй авылында 1 км юлга ремонт ясалган, 100гә якын төп карт агачлар киселгән, кыш көне ике авылда да юллар кардан чистартылган, роторлы чапкыч алынган. 2014 нче ел җыелган салым средстволарына бу елны Әмәкәй һәм Әлмәт авылындагы чүплекләргә рекультивация ясау планлаштырыла. Чүплекләрне юкка чыгару эшен килешү нигезендә Алга ПМК җәмгыяте башкарачак. "Агымдагы елда халыктан 100 мең сум күләмендә акча җыелыр дип көтелә. Бу акчаларга Әлмәт авылында Калмыя елгасы аша булган күперне ремонтлау, авыл юлының бер өлешенә чуерташ җәю, Әмәкәй авылының Базар урамына гравий түшәү, калган карт агачларны кисеп бетерү, урамдагы баганаларга энергия саклаучы лампочкалар урнаштыру, зиаратны төзекләндерү-территориясен чистарту, коймаларын буяу, су челтәрен яңарту, Сабантуй паркын төзекләндерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү күздә тотыла. Авыл халкы, үз чиратында, эшләнгән эшләргә канәгатьлек белдерә", - ди Әмәкәй авыл җирлеге башлыгы Ильяс Миннеразиев.

Бүгенге көндә Әмәкәй авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә төзелгән һәйкәл дә яңартылып бетте, аның янәшәсендәге мәйданда Батырлар аллеясы ясарга дигән ниятләре булуын да әйтте авыл җирлеге башлыгы. Без барганда парк территориясендә корыган, карт агачларны кисеп, территорияне чүптән арындыру эше белән мәшгуль иде авыл халкы. Авыл юлларының чиста, төзек булуына да игътибар иттек. Узган ел биредә республика программасы кысаларында 2,5 км озынлыктагы юлга ремонт ясалып, авылның үзәк урамнарына гравий салынып, су каналлары ясалган иде.

Чираттагы тукталыш - Октябрь авыл җирлеге. 4 авылны үз эченә алган җирлектә бүгенге көндә 482 кеше яши. Биредә халыктан гомумән алганда, узган елда 101 мең 850 сум акча җыелган. Республикадан шуңа өстәп 400 меңнән артык акча бирелгән. Референдум вакытында күпчелек бу акчаларны зиратларны төзекләндерү, юллар салу, ремонтлау кебек максатларга тотарга дип тавыш бирделәр, - диде безгә авыл җирлеге башлыгы Илфат Вәҗетдинов.

Үзара салым акчасына Октябрь авылының Совет һәм Яшьләр урамында 460 мең сумлык ремонт эшләнгән. Авыл юлының элек ни дәрәҗәдә куркыныч, яз-көз авыл урамына кереп булмаганын шушы авыл халкыннан да яхшырак белүче булмас. Машиналарны авыл башында калдырып керә идек, дип искә ала бүген җирле халык. Узган ел шулай ук Бәкәбез авылында карт агачларны да кисеп бетергәннәр, авылга керү юлларын саклау өчен 3 җиргә 12 мең сумлык шлагбаумнар куелган. Юлларны кышын чистарту, җәй көне грейдерлау өчен җыелган үзара салым акчасыннан 42 мең сум күләмендә акча тотылган.

Агымдагы елда Сөякәй урамнарын грейдерлап, чуерташ җәю, тулысынча карт агачларны кисеп бетерү күздә тотыла. Чисталык икеайлыгы кысаларында җирлектә шактый гына эш тә башкарылган инде. Оешма-предприятиеләр үз территорияләрен чистарту эшенә керешкән. Авыл җирлегендә шулай ук узган ел җыелган үзара салым акчасына авыллардагы чүплекләргә рекультивация ясалачак.

Әйе, төзекләндерү җирлегебездә төп мәсьәлә булып тора. Моңа җирлек бюджетында каралган акчаларның гына җитмәве көн кебек ачык. Халыкның бердәм булып, референдумда катнашуы исә яшәгән җиребезне төзек, матур тотуга зур өлеш кертә. Халыктан никадәр күбрәк җыелса, республикадан да күбрәк акча кайта, дигән сүз. Тамчыдан күл җыела дигән мәгълүм әйтемдәгечә. Бергә калыйк!

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев