Мөслим-информ

Тагын бер тормыш

Россиянең ун регионында абортларны булдырмау буенча пилот проекты тормышка ашырыла.

РФ Сәламәтлек саклау минис­трлыгы мәгълүматлары буенча, 2018 елда Россиядә ясалма рәвештә йөклелекне туктатуның 567 183 оч­рагы теркәлгән. Шуларның бары тик 20 проценты гына – медицина күрсәтмәлере буенча. Димәк, ил бу­енча үз теләге белән аборт ясату­чылар саны зур һәм әлеге пробле­маны чишү юлларын эзләргә кирәк.

18 майда Мөслимгә Татарстанда абортларны кисәтү буенча “Плюс один” проекты координаторы, хатын-кыз­лар консультациясе психологы Аида Фиогбе килде. Проект РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән булдырылган һәм ул пилот програм­ма буларак Россиянең ун регионында тормышка ашырыла. Аида Владими­ровна район Башкарма комитетының социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, хастаханәнең баш табибы Дамир Сөләймәнов, имам-мөхтәсиб Ил­гиз хәзрәт Сөнгатуллин һәм башка учреждениеләр җитәкчеләре белән шушы темага түгәрәк өстәл үткәрде.

Район хастаханәсе баш табибы әйтүенчә, Мөслимдә абортлар саны күп түгел һәм бездә ул нигездә меди­цина күрсәтмәләре буенча гына ясала.

Хатын-кызлар аборт кабинетына рәхәт тормыштан килми, билгеле. Ба­лага узган хатын-кыз төрле сәбәпләр аркасында бу адымга барырга мөмкин. Матди һәм торак проблемасы бе­ренче урында тора. Яшь мәсьәләсе, сәламәтлек белән проблемалар, ярдәм- терәк булмау да хатын-кызны шушы адымга этәрә ала. Күп хатын-кыз әни булырга психологик яктан әзер түгел.

Ләкин тормыш проблемаларын хәл итеп була. “Плюс один” проекты кыса­ларында, авыр хәлдә калып, ясалма рәвештә бала төшертергә теләгән ха­тын-кызлар белән психологлар эшли. Кризислы йөклелек патронажга алы­на. Моннан тыш, мондый очраклар­ны профильле социаль, юридик оеш­малар, коммерцияле булмаган оеш­малар контрольдә тота, кирәк булган­да ярдәм итә.

Әйтик, кыз бала көтмәгәндә авыр­га узды, ди. Моны белеп, егете таш­лап китә. Туганнары аборт ясатыр­га куша. Бу кыз нәрсә эшләргә тиеш? Беренче чиратта эмоцияләрне чы­гарырга һәм тынычланырга. Бала­лар – тормыш бүләге, дибез. Йөкле хатын-кызның эчендә яңа кеше яра­лып килә. Бу – могҗиза! Бала сине кечкенә куллары белән кочаклап, бер көнне: “Әнием, мин сине яратам!” – дип әйтәчәк һәм бу мәхәббәт турын­да иң ихлас сүзләр булачак.

“Һәртөрле проблемалар вакытлы­ча төсмер йөртә. Авыр чакта психо­лог, юрист һәм башка белгечләргә мөрәҗәгать итәргә була. Кризис хәлендә калган булачак әниләр өчен бушлай һәм аноним кайнар линия эшли: 8-800-100-48-77. Биредә туа­чак балага карават, коляска, гиги­ена кирәк-яраклары, кием-салым бирәләр, хәтта вакытлыча тору уры­нын да тәкъдим итә алалар. Бирегә бала туганнан соң да килергә мөмкин. Авыр хәлдә калган булачак әниләр ярдәмсез һәм игътибарсыз калмый”, – диде Аида Фиогбе.

Аборт – проблеманы хәл итү юлы түгел, ул – яңа проблемалар башлан­гычы. Статистика буенча, йөккә уза алмаган 100 хатын-кызның 75е моңа кадәр аборт ясаткан. Беренче тап­кыр йөккә узган хатын-кызлар аеру­ча куркыныч астында. “Плюс один” проекты белгечләре халыкка шулар­ны аңлату, профилактика эшләре алып бара.

Түгәрәк өстәлдә әлеге пробле­ма төрле яклап өйрәнелде. Рай­он мөхтәсибе, опека һәм попечи­тельлек, социаль яклау бүлекләре җитәкчеләренең фикерләре дә тыңланды.

Фото – Pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: