Мөслим-информ

Табигать баласы

Елның кайсы фасылы булуга карамастан, аның өстендә юка күлмәк, җиңел аяк киеме булыр. Җәйге челләдә бөтенләй яланаяк йөрүне хуп күргән Җүәйрәнең һөнәре буенча шәфкать туташы икәнен дә күпләр белмидер әле.

Елның кайсы фасылы булуга карамастан, аның өстендә юка күлмәк, җиңел аяк киеме булыр. Җәйге челләдә бөтенләй яланаяк йөрүне хуп күргән Җүәйрәнең һөнәре буенча шәфкать туташы икәнен дә күпләр белмидер әле. Үзенчә яшәгән, сәламәт яшәү рәвеше алып барган әлеге райондашыбызга күпләр “тиле” дип кенә карый. Ә Җүәйрәнең үз дөньясы, үз кыйбласы дигәндәй, кешеләр сүзенә, фикеренә колак салмый үзенчә яши бирә. 
Иске Вәрәш авылында гади колхозчылар гаиләсендә туган кыз кечкенәдән табигать баласы булып үсә. Балалар церебраль параличы һәм полиомиелит авырулары белән туган кызны әтисе Харрас белән әнисе Саҗидә үләннәр белән дәвалап аякка бастыра. Кыз кечкенәдән озаклап урманнарда йөри, җәнлекләр белән сөйләшә, чыклы үләннәрдән яланаяк йөгерә. Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Минзәлә медицина училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, юллама буенча Казандагы беренче санлы бала тудыру йортына шәфкать туташы булып эшкә урнаша. 10 елдан артык эшләгәч, Җүәйрә, каты авырып, эшеннән китәргә мәҗбүр була. Сырхавы көчле булу сәбәпле, вакытыннан алда пенсиягә чыга ул. Күрәсең, һәр нәрсәне күңеленә артык якын кабул итү, авырлы хатыннарның интегеп бәби табулары, борчылулары шәфкать туташы Җүәйрә Сәрвәровага зур стресс ясый. Психикасы какшаган кыз туган ягына юл тота. Тернәкләнү өчен табигать-Анага сыена ул. “Шул чорларда массакүләм мәгълүмат чаралары украиналы Порфирий Иванов системасы буенча дәвалану курслары турында яза башлады. Мин моны күкләрдән үземә ишарә итеп кабул иттем һәм Порфирий Корнеевич системасы буенча дәвалана башладым”, – ди Җүәйрә. 25 ел дәвамында әлеге система буенча яшәүче райондашыбыз иртә-кич берәр чиләк салкын су белән коена, яланаяк йөгерә, төрле күнегүләр ясый. “Ул мине күреп, ишетеп тора. Төрле киңәшләрен бирә. Мин аның белән күкләр аша аралашам. Төнлә минем янга төшә, гафу сорарга, кылган гамәлләр өчен җавап бирергә өйрәтә. Ул – минем укытучым”, – ди Җүәйрә П. Иванов турында. 
“Җәяү йөрү – сәламәтлеккә файдалы” дигән шигарь белән яшәүче Җүәйрә бу җәйдә велосипедта Казанга да барып кайтты. “Дүрт көн бардым, тагын дүрт көн кайттым. Казанда минем туганнарым бар, алар белән күрештем. Башкаланың Зәңгәр күлендә 15 көн су кердем дә, тагын велосипедыма утырып, Мөслимгә кузгалдым. Мине бөтен Казан шаккатып каршы алды”, – дип көлә табигать баласы. “Юлда милиция-фәлән туктатмадымы соң?” – дип сорыйм. “Туктатмаган кая ди ул! Кертеп ябабыз дип тә куркытып карадылар. Тик мин үз максатыма барыбер ирештем, алардан да качтым, Казанга да барып җиттем. Трассадагы машиналар миңа юл бирде. Кайберәүләре горурланып та, “герой!” дип кызыгып та карады әле. Яңгыры да, кыздырган кояшы да куркытмады. Җәяүләп тә бардым, велосипедка да утырдым”, – дип искә ала ул җәйге сәяхәтен. Юлда дүрт көн буе авызына бер валчык ипи, бер йотым су да алмаган райондашыбыз: “Җир, су һәм һава белән элемтәдә булуым мине һәр төрле бәлаләрдән саклап килә. Мин дөньяда үземне судагы балык кебек хис итәм”, – ди. Каршысына Вәрәшбаш урманыннан бүреләр килеп чыкканын да бик исе китми генә сөйли: “Бер-беребезгә озак кына карашып тордык. Үзләре кебек үк табигать кочагыннан булуымны аңладылар булса кирәк, башларын аска киеп, артка чигенделәр”. 
Бүгенге көндә Җүәйрә Иске Вәрәш авылында ике яклы агач йортта бертуган абыйсы Сәхипзадә белән бергә яши. Яши дип әйтү дә дөрес үк булмас. Ашаулары гына бергә. Телевизор карамый, суыткыч-туңдыргычларның, газ котелының гөжелдәп эшләп утыруын яратмый Җүәйрә. Шуңа күрә күбрәк мунчада яши, шунда йоклый. Көнгә бер мәртәбә ашый, үзе утырткан бәрәңге, бакчасыннан җыеп алынган уңыш белән көн күрә. Алты мең пенсиясен кирәк-яракка җиткереп бара. Апрель аенда 60 яшен тутыручы бу ханымга үз яшен биреп тә булмый. Дөньядан канәгать райондашыбызның “лотереяга машина откан” дигән даны да чыккан иде узган ел. Бу хакта Җүәйрә әллә ни ачылып сөйлисе итмәде. “Оттым шул. Почтадан лотерея билетын конверт белән Мәскәүгә җибәргән идем, әллә югалттылар, әллә нәрсә шунда...”, – диде дә, бетте-китте. Булганына сөенеп яшәүче хатын-кыз җен-пәриләргә дә ышана. “Төнге 12 дән соң тышка чыкмыйм, мунча ишеген ныклап бикләп куям. Шул вакыттан соң шайтаннар котыра”, – ди. Сабыйларча ваемсыз, беркатлы, гади һәм шул ук вакытта бөтен нәрсәгә үз фикере булган, бөтен законнардан хәбәрдар, Мөслим халкын энәсеннән-җебенә кадәр белгән Җүәйрәнең башындагы мәгълүматка шаклар катарсың. Үзе генә белгән дөньяда ул күпләрдән акыллырактыр да әле! 

Лилия Шәймиева. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: