Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сыйфат – Европача, бәя – Россиянеке

“Агромастер” җитештерү компаниясе авыл хуҗалыгы техникасын җитештерә. Шушы көннәрдә предприятие Россиянең төрле төбәкләренә җиде агрегат озатты.

ВАЗ көпчәкләре белән җиһазландырылган 15 метр киңлектәге “Agrator Disk” чәчү комплексы Ставрополь краена җибәрелгән. Югары җитештерүчәнлеге белән аерылып торучы агрегат чәчү эшләренә чыгымнарны аз таләп итүе өстенә, аерым хезмәт күрсәтүне дә, чыгымлы ремонт ясауны да таләп итми.
 – “Агромастер” җитештерү компаниясе чәчү комплекслары, туфрак эшкәртү техникасы, тракторлар һәм үзйөрешле машиналар, үзбушаткычлар һәм ярымприцеплар, шулай ук кояш электростанцияләре, светодиод яктырткычлар һәм электрон системалар җитештерә. “Агромастер” – Европа стандартлары нигезендә эшләүче заманча машина төзелеше предприятиесе. Бүгенге көндә компаниядә 250 кеше хезмәт куя, – ди предприятие җитәкчесе Илгиз Исламов. 
Компания республиканың машина төзелеше комплексларына көндәш булып тора. Европа стандартларының иң югары таләпләренә туры китереп эшлиләр, проектларны югары дәрәҗәдә тормышка ашыралар биредә. “Агромастер” предприятиесе узган ел 1 млрд 800 миллион  сумлык товар җитештергән. Компания көн саен 6-7 агрегат реализацияли. Предприятиедә идарә буенча алдынгы технологияләр файдаланыла, сакчыл җитештерү технологияләре дә оешма өчен ят түгел.
 – “Агромастер” җитештерү компаниясе маркетинг тикшеренүләре дә үткәрә, стратегик планлаштыруны да башкара. Продукция җитештерү, сату, сервис хезмәте  күрсәтү,  техниканы көйләү  –  барысы да югары дәрәҗәдә башкарыла. Предприятиедә заманча механик эшкәртү җиһазлары, плазма һәм лазер ачкычлары, саклагыч газлар даирәсендә эретеп ябыштыру ярымавтоматлары, термик һәм гальваник участоклар, ком кору җайланмасы һәм буяу камерасы кулланыла. Эшне югары  квалификацияле  белгечләр  башкара, – ди предприятие җитәкчесе урынбасары Фәрхәт Шәмсиев. 
Компаниянең яхшы җиһазландырылган, көчле конструкторлык бюросы бар. Эшләнмәләр проектлауның өч үлчәмле цифрлы технологияләрен кулланып, алдынгы тәҗрибәләргә таянып башкарыла. Заманча чәчү комплексларын ясау өчен танылган җитештерүчеләрнең “Хонда”,  “Янмар”,  “Ламбординий”,  “Вэбко”, “Субару” һ. б. комплект өлешләре куллана.
 Компания 250дән артык төрдәге продукция җитештерә. Предприятиедә җитештерелүче техника Россия территориясендә, Казахстан, Монголия, Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Молдова һәм Белоруссиядә сатыла. Моннан тыш  “Агромастер”да  “КамАЗ” автомашиналары өчен кузовлары һәм авыл хуҗалыгы эшләре өчен тагылмалар да ремонтлана.– Безнең техника белән игенчелекнең классик  технологиясе  белән  дә,  No-till, Mini-till,  Strip-till  технологияләре  белән дә эшләргә мөмкин. Агрегатларыбыз Көнбатышныкыннан калышмый, әмма безнекеләр арзанрак, – ди Илгиз Исламов. Компаниянең 10,5 мең гектар җире булган үз хуҗалыгы бар. Яңа җитештерелгән техника шунда сынала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X