Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Светофор – гирлянда түгел!

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр санының елдан-ел артуын билгеләп үтә. Узган ел район юлларында булган аварияләрдә 26 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алды, 3 кеше үлде.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр санының елдан-ел артуын билгеләп үтә. Узган ел район юлларында булган аварияләрдә 26 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алды, 3 кеше үлде. Быел 5 кеше имгәнде, бер кеше якты дөньядан китеп барды. Һәлакәтләрнең төп сәбәбе – юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү. Юлларның сыйфатын яхшырту, юл билгеләрен урнаштыру өчен җирлегебездә шактый эшләр башкарылып килә. Шәһәрләшә барган Мөслимдә быел гына да биш светофор куелды. Аның беренчесе узган ел “Җәмигъ” мәчете янәшәсендә – Мөслимгә Әлмәт яклап керүче юл чатында урнаштырылган иде. Кооператив-Яшьләр, Колхоз-Банк, Колхоз-Бакча, Пушкин-Тукай урамнары чатларында да бүген светофорлар эшли. Ләкин булган уңайлыкларны күрә белүче, кадерләүче генә юк кебек. Светофорның кызыл утына да чыгып китәләр, “яшел”ендә җәяүлеләргә юл бирү хакында бөтенләй уйлап та карамыйлар.

– Мөслим халкы элек-электән баш бирмәс булды инде ул. Анысына аптырыйсы юк. Мөслимлеләр өчен юл чатындагы светофорлар яңа ел гирляндасы кебек кенә. Алар аңа бөтенләй дә игътибар итми, – ди Яр Чаллыдан кунакка кайткан Рәмзия Ханова.

Машина руле артына утырып йөри башлагач та, әти алтын кагыйдәне сеңдерде үземә: “Кызым, юлда юләрләр җитәрлек. Хаклы булсаң да, юл бир. Мин төп юлдан барам дип, алны-артны карамыйча, юл чатларыннан чапма”, – дигән иде моннан 15 ел элек. Һәм бу киңәш мине шактый күңелсезлекләрдән саклап калды.

– Юлларның сыйфатын яхшырту, билгеләр кую, тукталышларны җиһазландыру мәсьәләләрен һәрвакыт контрольдә тотабыз. Быел районда 43 юл билгесе куелды, 78 билге яңартылды. Район үзәгендә светофорлар халык иминлеген кайгырту максатында куелды. Дәүләт программасы нигезендә кайтарылган әлеге җиһазларга күзәтү камералары да беркетелгән. Юл кагыйдәләрен бозучыларны саллы гына штрафлар көтә. Светофорлар урнаштырганнан соң, кызыл утка чыгып киткән, “Стоп” сызыгын узып туктаган 23 райондашыбызга берәр мең сум күләмендә штраф билгеләнде инде, – ди Мөслим районы буенча ДАИ начальнигы Айнур Хәйретдинов.

“Өйрәнчекләр” дә, машина йөртү таныклыгын сатып кына алучылар да, стажлы һәм тәҗрибәле шоферлар да шул бер юлдан уза. Ә юл хаталарны гафу итми! Үзара ихтирамлы булмаганда, бәлага юлыгасыңны көт тә тор!

– Көн дә оныкларны балалар бакчасына илтәм. Колхоз-Банк урамнары киселешеннән үткәндә йөрәк калтырый инде менә. Шоферларның күзләре тонган, аларга светофор бар ни, юк ни. Берничә еллар дәвамында Колхоз урамы төп юл саналды, соңыннан Банк урамын төп юл итеп куйдылар. Кешенең башы тәмам буталып бетте. Светофорларга күпләр игътибар итми. Җәяүлеләргә юл бирүчеләр бик сирәк. Җәяүлегә юл аша чыгарга рөхсәт бирүче яшел ут янса да, бераз гына көтеп торам, сабыр итәм. Мин хаклы дип йөреп булмый, таптап та китәрләр. Руль артындагыларга игътибар җитми, – ди Мөслимнең Банк урамында гомер итүче Таһир абый Душов.

Чыннан да, руль артындагылар үзләрен җәяүлеләрдән бер башка өстенрәк тоя кебек. Бер генә көн җәяү йөргәннән соң, шундый нәтиҗәгә килдем. Чит ил машинасындагылар бигрәк тә. Алар фикеренчә, җәяүлеләр машиналарга юл бирергә тиеш. Парковкалардан кузгалганда каршысына килеп чыккан җәяүлегә “сарык”, “күзле бүкән” исемнәре “ябыша”. Машинада йөрү культурасы булмаса да, күпләр үзләрен юл патшасыдай хис итә. Юлдагы фаҗигаләр дә бер-береңә юл бирмәү, ашыгу, кабалану нәтиҗәсендә килеп чыга.

– Светофорларның эшләвенә куанам гына, әллә кайчан кирәк иде! Ләкин Кооператив-Яшьләр урамы чатындагысы артык кебек. Ул киресенчә хәрәкәтне тоткарлый сыман. Төнлә ишеп кар яуганнан соң юлчыларның нәкъ эшкә бару вакытында шул урамда кар эттереп йөрүләре дә борчый. Болай да эшкә ашыгакканда, башка урамга борылып керергә, урап барырга туры килә. Светофорның кызыл уты кайбер урам чатларында бик озак янып тора, кайберләрендә бик тиз сүнә, – ди Мөслимнән Илмир Нуриев. 

Светофор утының яну-сүнү вакыты юлдагы машина хәрәкәтенең интенсивлыгына бәйле. Машина агымы күп булганда, билгеле инде, узарга рөхсәт бирүче яшел ут та озаграк янып торачак. Алдагы елда район үзәгендә тагын дүрт урынга светофор кую планлаштырыла. Юлларда сак йөрик!

Лилия Шәймиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X