Мөслим-информ

Сугыш беркемне дә аямый

Сугыш китергән кайгы-хәсрәт, авыр хезмәт беркемне дә читләтеп үтмәгән. Маһрибикә Камалова да гомеренең беренче көннәрендә үк михнәт казанында кайный.

Минзәлә районы егете Мирхәйдәр белән Ташъелга авылы кызы Шәмсенурга туган төбәкләреннән читтә кавышырга язган икән. 1935 елда вербовка белән Ленинград өлкәсенә җибәрелгән яшь йөрәкләр бер-берсен шунда эзләп таба. Алар икесе дә корал заводында эшлиләр. Гаиләдә беренче булып, ир бала туа.
Минзәлә районы егете Мирхәйдәр белән Ташъелга авылы кызы Шәмсенурга туган төбәкләреннән читтә кавышырга язган икән. 1935 елда вербовка белән Ленинград өлкәсенә җибәрелгән яшь йөрәкләр бер-берсен шунда эзләп таба. Алар икесе дә корал заводында эшли. Гаиләдә беренче булып ир бала туа.
Ил өстенә олы сынау булып килгән Бөек Ватан сугышы башланганда Маһрибикә апа туган гына була. Гаилә башлыгын һәм аның бертуган абыйсы Исмәгыйльне сугышның беренче көннәрендә үк хәрби комиссариатка чакырталар. Ә гаиләләрен туган якларына эвакуациялиләр. Мөхәммәтҗановлар, 4 сәгать эчендә җыенып, хатыннарын һәм балаларын поездга утыртып җибәрә.
– Әнкәй сөйләвенә караганда, бик нык интегеп кайтканбыз. Шәһәрне чыгып та җитмәстән, арткы составларга дошман бомбасы эләгеп, вагоннарның яртысы янып кала. Шунда әткәйләр “Безнекеләр харап булды” дип уйлый. Бәхеткә, без утырган вагоннарга зыян килми. Гайненур җиңгәчәй – өч, әнкәй ике бала белән ачлы-туклы бик озак кайтканбыз. Станцияләрдә поезд туктаган арада әнкәйләр, алмаш-тилмәш төшеп, ашарга юнәткән, – ди Мөслимдә яшәүче  Маһрибикә апа Камалова.
... Сугышның беренче көннәреннән үк ут эченә кергән абыйлы-энеле Мөхәммәтҗановларга кабат бер-берсе белән очрашырга язмый. Исмәгыйль шул китүдән хәбәрсез югала. 6нчы санлы артиллерия полкында дошманга каршы сугышкан Мирхәйдәр, 1941елның ноябрендә каты яралана. Сиваш сазлыгында уң кулын югалткан солдат, госпитальдә шактый дәваланганнан соң, 1942нче елның 13 февралендә демобилизацияләнә.
Сугыш беркемне дә аямый. Аның утлы җиле ир-атларга гына түгел, хатын-кызларга да кагыла. Мирхәйдәрнең сеңелләрен мәҗбүри урман кисү эшенә җибәрәләр. Рәхилә исемлесе урман кисәргә киткән җиреннән, авырлыкка түзә алмыйча, качып кайткан. Аны шунда ук төрмәгә утыртып куялар. Икенче сеңлесе Раузателҗинан урман кискәндә үпкәсенә салкын тидерә. Ул да качып кайта һәм озак та тормый вафат була.
– Әткәй, сыңар куллы мин дип тормаган, кайту белән колхоз эшенә чыккан. Төннәрен каравылда торган. Сыңар кулы белән печәнен дә чапты, мал да асрады, умарта да тотты. Кул арасына керә башлагач, мин дә аңа булыша идем, – дип искә ала Маһрибикә апа.
Мөхәммәтҗановлар гаиләсендә сигез бала дөньяга килә. Дүртесе бик иртә якты дөнья белән саубуллаша. Ул еллар бик еракта калса да, бала вакытта күргән-кичергәннәре бүгенгедәй күз алдында. Икмәк киптерүдә йөргән әнисе, яулык очына гына төйнәп, он алып кайта. Эшкә киткәндә әлеге оннан боламык пешереп калдыра. Маһрибикә берсеннән-берсе кечкенә апайларына шуны ашатып тора. Имчәк балаларын әнисе янына имезергә алып бара.
Маһрибикә, мәктәпне тәмамлаганнан соң, классташ кызлары белән колхоз фермасына дуңгызлар карарга керә. 1959 елда Краснояр егете Фатыйх Камаловка кияүгә чыга. Алар Мөслимгә килеп төпләнәләр, биш ир бала тәрбияләп үстерәләр. Ни кызганыч, Камаловлар гаиләсен язмыш балаларын һәм оныкларын югалту кайгылары белән дә сыный. Ни хәл итәсең, исәннәргә яшәргә кирәк. Сабыр канатларын сындырмый алар. Утлы еллар авырлыгын сабый килеш үз иңнәрендә күтәргән буын бүгенге бәхетле тормышка шөкер итеп, ил-көннәргә иминлек теләп яши.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: