Мөслим-информ

Суд залыннан. Кайда абынасыңны белсәң...

Рафаэль белән Гөлгенәнең тормышлары башкаларныкыннан әллә ни аерылмады кебек – уртак ярату белән корылган гаилә, көтеп алган беренче нарасыйлары, көндәлек мәшәкатьләр. Менә шул мәшәкатьләрне генә бергәләп җиңәргә өйрәнәселәре килмәде аларның. Гаиләдә көндәлек тавыш-гаугадан

Гөлгенәнең башта күкрәгеннән сөт качты. Аннары үзенең дә характеры күзгә күренеп үзгәрә башлады – тиктомалдан да кызып китүчәнгә, агрессивка әйләнде. “Кара елак” баланың көн дә үкерүенә Рафаэльнең дә түземлеге бетте. Кайчандыр “сөеклем”, “иркәм” дип өзелеп торган парлар бер-берсен күрә алмас дәрәҗәгә җитте. Рафаэльнең, кыскартуга эләгеп, эш эзләгән чагы да шушы чорга туры килде. Ир хатынны таркаулыкта гаепләсә, хатыны ирен булдыксыз булганы, акча тапмаганы өчен “игәүләде”. Гаилә таркалды. Гөлгенә, дусларының “акыллы киңәшләре”нә таянып, ирен аерылышуга һәм алиментка бирде. Хатыныннан мондый адым көтмәгән иде ир. Аркага чәнчегән пычак кебек булды әлеге хәбәр. Әле бит ул “кушылырбыз, дуслашырбыз, улыбызны бергәләп тәрбияләрбез” дип уйлый иде. Хатын-кызның башында ни булганын бер Ходай гына белә икән! Нишләргә соң әле? Уйлар төркеме бөтерелде дә бөтерелде. Яшәвенең яме, ризыгының тәме бетте. Рафаэльне җитәкчесе эшкә кире чакырган да иде, югыйсә!.. Юри бармады. Саллы гына хезмәт хакыннан элеккеге хатынга мул өлеш чыкмасын әле, диде.
Аерым торганнарына бер ай дигәндә, кесәсендә кәрәзле телефон шалтырады. Гөлгенә икән. Ирнең күңелендә яшерен өмет уянды. Сагынды микәнни?!
– Рафаэль, син алиментыңны кайчан күчерә башлыйсың инде?! Качып йөрергә маташма. Улыбызга “дежур” әти кирәкми дип уйлыйм. Мин сезнең аралашуга каршы! – дип тезеп китте Гөлгенә.
Ирнең өстенә салкын су койдылармыни! Бергә корган планнардан, бәхетле булырбыз дип төзегән гаиләдән бернәрсә дә калмаган икән. Ә ул, юләр, барысының да яхшы якка үзгәрәчәгенә һаман ышанып йөрде. Тар күңелле дә түгел, югыйсә, олы йөрәкле булуы белән бик күпләргә үрнәк булырлык кеше Рафаэль. Тик нигәдер алимент түлисе килмәде аның. Улы белән күрешә дә алмагач, ул акчаларны хатыны башка максатларда тотар кебек тоелды. Суд приставы килеп, алиментны түләмәгән очракта аңа карата җинаять эше кузгатылу куркынычы турында да искәртеп китте. Ләкин Рафаэль уеннан кире кайтмады. Шулай итеп алимент өчен җыелган бурыч 80 мең сумга җитте. Аерылышуларына биш ел дигәндә ир күзенә генә карап торучы Нәфисә белән гаилә корды. Шул ук елны кызлары да туды. Беренче хатынына законлы төстә алимент түләп бармаса да, Рафаэль Гөлгенәнең туганы аша улына ай саен 5-10 мең сум акча түләп барды. Йөрәге кушканча ярдәм итте. Ләкин хатыны, бу акчаларга гына риза булмыйча, ирне судка бирде.
Суд залы. Гаепләүче, хәлләрнең ничек шундый борылыш алуын бәйнә-бәйнә аңлатып, иргә артык зур җәза – рәшәткә артына утыртуларын сорады.
– Суд карары белән алимент түләргә тиеш булса да, элеккеге ирем миңа да, улыбызга да ярдәм итәргә теләми, алиментлар түләүдән баш тарта. Балабыз балигъ булганчы ул акчаларны барыбер түләттерәчәкмен! Җәза аласы килмәсә, түләсен! – диде Гөлгенә.
Дәүләт гаепләүчесе ир-атның эшкә урнашмаслык бер генә җитди сәбәбе дә булмавын район хастаханәсеннән алынган белешмә белән дә дәлилләде. Белешмә аның сау-сәламәт булуын раслый иде. Хөкемдарның ир-атка артык каты җәза бирергә теләмәве күренеп торды. Чөнки ул ир-егетнең тормышыннан хәбәрдар иде: эшчән, эчми-тартмый, булдыклы кеше. Ләкин, каһәр төшкере, алиментын түләми! Судта үзен яклауларын сорап бер генә сүз дә әйтмәде Рафаэль. Белде бит шундый нәрсә килеп чыгасын! Белде. Тик түләмәде. Хәзер ни булса, шул инде... 
Хөкемдарның карары нинди булыр? Аның залга әйләнеп керүен дәүләт гаепләүчесе дә, яклаучысы да, суд эскәмиясендә утырган Рафаэль да дулкынланып көттеләр. 
– Рафаэль Галимовның үз гаебен тулысынча тануын, үз гамәлләре өчен үкенүен, гаиләсе, балигъ булмаган кызы барлыгын да исәпкә алып, суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 157 маддәсе беренче бүлеге нигезендә гаепле дип тапты. Суд катырак җәза бирерлек сәбәпләр юк дип саный. Гаепләнүчегә алты айлык төзәтү эшләре рәвешендә җәза бирелә. Әлеге вакыт эчендә хезмәт хакының биш проценты дәүләт файдасына тотылып барачак. Карар белән риза булмаган очракта, апелляция биреп, эш ТР Югары судында кабат каралырга мөмкин...
Хөкемдарның чүкече, авыр тавыш чыгарып, өстәлгә төште. 
– Мин риза. Хөкүмәткә каршы килеп булмас. Законны атлап чыгып булмый шул...
Рафаэльнең әлеге сүзләре суд залында бик озак эленеп торды әле. Ул сынау вакытының артык авыр булмаячагына ышана. Чөнки аның таяныр кешеләре – хатыны, кызы бар. Алар аңа яшәргә дә, эшләргә дә көч бирер.
(Исемнәр үзгәртелеп бирелде).

Лилия Шәймиева.
Фото – Pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: