Мөслим-информ

Суд залыннан. Яман дусларны иш итмә!

Кәрәзле телефоннарның ниндиләре генә юк хәзер! Гади кнопкалы телефоннарны күптән онытып, андроид, айфон, айпадлар кулланабыз. Ләкин бу кыйммәтле замана техникасын алу өчен кесә ягың да калын булырга тиеш шул!

...Рәдиф кечкенәдән нәрсә тели – шуны ашап, нәрсә тели – шуны киеп үсте. Аралаша торган дуслары да хәлле кешеләр балалары иде. Баласын ялгызы тәрбияләгән әнисе Ләйсәнгә улының бөтен теләкләрен үтәү кирәк тә булмагандыр, бәлки. Хәер, әни кеше, баласы өчен җан атып, авызыннан өзеп ашатуны изге бурычы дип санады. Рәдиф, иркәләнеп үссә дә, миһербансыз булмады. Әнисенә ныклы терәк, төпле таяныч, сердәш булды. “Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың” дигән әйтемнең хаклыгына ышанырсың! Рәдиф тә дуслары – бай малайлары кебек ыспай киенергә, мул тормышка омтылды. Егет булгач, үз эшен башлап җибәрде, гаилә корды, балалар үстерде.

– Шаһит Гариф Вагыйзов сүзләреннән күренгәнчә, гаепләнүче Рәдиф Мансуров 2021нче елның 22 апрелендә аның фатирына күрше йортта яшәүче дусты белән килеп керә. Өчесе бер шешә аракыны бушатканнан соң, Рәдиф Мансуров янә кибеткә юл тота. Бу шешәне дә өч кешегә бүлеп эчәләр. Шуннан соң урамга чыгалар. Берникадәр вакыт үткәч, шаһит Гариф Вагыйзов үз фатирына кереп китә, ә гаепләнүче Рәдиф Мансуров күрше йортның икенче катына, дусты яшәгән фатирга юл тота. Шул ук көнне кичке сәгать җидедә йортка полиция хезмәткәрләре килә. Полиция хезмәткәрләреннән шаһит, Рәдиф Мансуровның кеше фатирына кереп, белмәгән ир-атны кыйнап, ачыктан-ачык аның кәрәзле телефон урлавын белә.

Дәүләт гаепләүчесенең сүзләрен тыңлап, суд залында һушы китеп утырган Рәдифнең бермәлгә йөзеннән нур качты. Шайтан суы нинди адымга этәрде соң аны?!

... Ул көнне Рәдиф, өч көн ял алып, әнкәй-карчыкны күрермен, балачак дусларым белән күрешермен дип, Казаннан Мөслимгә кайткан иде. Мәктәпне тәмамлап, калага юл тотканнан соң, кайтулар сирәгәйде. Эш, гаилә тормышы белән бер төрле булып уралган көннәр дә туйдырды дип, ял итәрмен дип кайткан җирдән... менә сиңа!..

Рәшәткә артында, суд залында хөкемдарның күзләренә карап утыра Рәдиф.

– Шаһит Р. Шәфыйкованың тикшерү барышында биргән күрсәтмәләрен укып китәм: Р. Шәфыйкова 2021нче елның 22 апрелендә тормыш иптәше белән авылдан Мөслимгә киләләр. Мөслимнең үзәк урамында аларга таныш булмаган ир-ат очрый. Авызыннан спиртлы эчемлек исе аңкыган ир-ат гаепләнүче Рәдиф Мансуров була. Ул Шәфыйковларга очсыз бәягә генә кәрәзле телефон сатып алырга тәкъдим итә. “Урланган телефон түгелме?” дигән сорауга Р. Мансуров: “Юк, үземнеке, даруга акча кирәк иде”, – дип җавап кайтара. Әлеге телефонны 500 сумга сатып алып, Шәфыйковлар бу телефон белән ике атна файдалана. Телефонның урланган булуы хакында Шәфыйковлар полиция хезмәткәрләреннән генә белә, – дәүләт гаепләүчесенең бер-берсенә укмашмаган кебек тоелган җөмләләре үзенә кагылуын белгәч, Рәдифкә эсселе-суыклы булып китте.

...Балачак дусты Илшатны күрү шатлыгыннан Рәдиф ул көнне шактый гына “кәефләнеп” ала. Акчасы мулдан, тормышы җитеш булган иргә Илшат хәтта көнләшеп карый. Бергә уйнап үскән, бергә укыган сабакташы Рәдиф тормышта зур уңышларга ирешкән шул! Ялгызы улын тәрбияләгән әнисе, бәгырь җимешенең һәр куанычын үзенеке итеп кабул итә торгач, гомернең узуын сизми дә калган. Бүген яраткан улына – 35 яшь тулган! Сабыена өч яшь булганда тол калып, Рәдифкә әти дә, әни дә булган ана улының, көттереп булса да, кунакка кайтуына чиксез шат иде. Тик кичен Илшатларга җыенуын белгәч, әни кешенең йөзенә күләгә ятты. Кечкенә чакта да аз кыерсытмады Илшат улын. Аның гаебе белән “әтисез” балага ягылган гаепләр дә аз булмады. Тик Рәдиф кешеләргә озаклап ачу саклый белми иде. Татлы теле белән барчасын юмалый ала торган сәләт бар иде Илшатта. “Йомшак җәеп каты утырта” диләр андыйлар турында. Рәдифнең әнисе күпме генә тырышмасын, улында кешеләргә карата шикләнү, тикшереп карау сыйфатларын тәрбияли алмады.

Ул кичне Рәдиф Илшат белән балачак елларын, яшьлекләрен искә төшереп утырды. Рәдиф алып килгән затлы шәраб шешәсе бушагач, Илшат, Рәдифне ияртеп, ерак туганы Гариф абыйларына китә. Анда алар бер-бер артлы ике шешә аракы эчәләр. Соңыннан Рәдиф Илшатка ияреп чыгып китә.

Бу кадәр эчкәне юк иде Рәдифнең! Аракы сөременнән башлары әйләнеп, укшып, күңелләре болганган иргә фатирдан тизрәк чыгып китәсе иде дә бит!.. Тик Илшатка һаман җитми шул шайтан суы! Рәдифнең үзе белән акчасы булмавын белгәч, Илшат мәкерле план кора. “Күршесендәге ветеран бабайның кәрәзле телефонын сатсаң, вәт акча булыр иде!” – дип уйлады ул. Тик эш барып чыкмаса, харап булачак. Рәдифнең акчасы мулдан, тормышы затлы, ул чыгу юлын табар дип, Рәдифне кыстый башлады. Үз гомерендә кешенең энәсенә дә кагылмаган Рәдифне ничек ризалата алгандыр, бу сер булып кала.

– 2021нче елның 14 июнендәге 165нче санлысуд-медицина экспертизасы бәяләмәсеннән күренгәнчә, зыян күрүче Фаил Исмәгыйлев төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Ләкин алар кеше сәламәтлегенә зыян китермәгән дип бәяләнә. Рәдиф Мансуровның гамәлләре РФ Җинаятьләр кодексының 161 маддәсе икенче өлеше буенча квалификациялә. Ягъни, тормыш яки сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч кулланып, чит милекне урлау...

Дәүләт гаепләүчесе бу сүзләрнең Рәдифкә кагылуына үзе дә ышанмый иде төсле. Яхшы гына эш урыны булган, үз бизнесын җәелдергән, эш урынында яхшы характерланган, үрнәк ир һәм өч бала атасына бу җинаять йокмый иде шул...

... Илшат ул кичне бабайның телефонын урларга күндергән булып чыгамыни инде Рәдифне? Ул кич хәтереннән бөтенләй сызып ташланган төсле, хәтта кыйпылчык истәлекләр дә юк иде. Ишекне ачып кергәч, бабайның: “Берәрсе бар әллә анда?” диюеннән башканы хәтерләмәгән Рәдифкә үз гаебен инкарь итү кирәк иде дә бит!.. Ләкин ул алай тәрбияләнмәгән шул! Мөгаен, монда Илшатның кулы уйнагандыр! Бабайга йодрык белән суга алыр идеме Рәдиф?! Айнык чакта, өздереп, “Юк” дип булса да, исерек вакытта кем белә?! Шайтан суы ни генә эшләтми адәм баласын?!

– Хөкем ителүчегә җәза билгеләгәндә, аның җаваплылыгын йомшартучы шартлар буларак, суд аның гаебен тануын, тәүбә итүен, матди зыянны каплавын, яшәү урыны буенча уңай характеристикасын, балигъ булмаган өч баласы булуын да исәпкә ала...

Хөкемдарның нинди җәза билгеләвеннән Рәдифнең бөтен тормышы хәл ителә. Күз алдыннан әнисе белән җитәкләшеп йөргән риясыз балачагы да, беренче мәхәббәте – хатыны белән икәү ураган Казан урамнары да, берсен-берсе уздырып, әтисе муенына сарылып кочаклаган сабыйлары да – бәхетле гомер еллары йөгереп узды. Юк, югалта алмый боларны Рәдиф! Югалта алмый!

– Мансуров Рәдиф Рәфит улын РФ Җинаять кодексының 161 маддәсенең икенче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип танырга һәм аңа 3 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләргә. РФ Җинаятьләр кодексының 73 маддәсе нигезендә билгеләнгән җәзаны бер ел сынау срогы белән шартлы дип санарга. Хөкем ителүче сынау чорында айга ике тапкыр хөкем ителүчене төзәтүне гамәлгә ашыручы оешмада теркәлеп торырга тиеш.

Хөкемдарның авыр чүкече өстәлгә түгел, күңелне тырнап төште бугай... Залда тәрәзә янындагы эскәмиядә куырылып төшкәндәй булып утырган әнисе тагын да кечерәеп калгандай тоелды Рәдифкә. Әнисе күзләрендә борчылу, шул ук вакытта сөенеч һәм үкенеч тә тулы хисләр өермәсен сизгән Рәдифкә бу минутларда ифрат кыен иде! Балачагын бәхетле иткән әнисен беркайчан да яңадан борчымам дип ант итте ул үзенә. Башыннан кичкәннәр Рәдифкә гомерлек сабак булды. “Дустыңның кем икәнен әйт, мин сиңа кем икәнеңне әйтермен” дигән мәгълүм мәкальдәгечә, яман дуслардан Ходай үзе сакласын!

Лилия Шәймиева.

Исемнәр үзгәртелеп бирелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: