Мөслим-информ

Суд залыннан. Кеше сүзе кеше үтерә

Иш ишен таба диләрме әле? Авылда аларны Ләйлә-Мәҗнүн, ЙосыфЗөләйха дип кенә йөртүчеләр күп иде. Гел бергә булганга, алардан көнләшүчеләр дә табылды. Әнә, ахирәте Рәмилә дә өзми-куймый шалтырата. Гайбәт капчыгы белән уртак эшең булмаса, хәерлерәк тә бит. Нишлисең, бергә уйнап үскән иптәш якын буладыр инде...

Авылда аларның гаиләсен, кем әйтмешли, чәйнәп алҗаганнар иде инде. Беркайда да озаклап эшләмәүче ир белән хатын, җиңел һәм матур тормышка кызыгып, башка шәһәргә дә китеп яшәп карады. Ләкин ай да үтмәс борын “пылт” итеп кире әйләнеп кайттылар. Монысында да шулай булды: Вәсилә белән Гамил әзрәк акча юнәтте дә, кызу җәй көнендә шәһәрдә яныппешеп ятмыйк әле дип, авылга юл тотты.

Авылга керешкә үк кибеткә сугылдылар. Ипи, казылык һәм бераз тәм-том алып, өйләренә ашыкты. Аларның кайтканнарын ишетеп, дуслары да кереп чыкты. Авыл җирендә шул бит инде ул, кем кайткан, нәрсә булган – барысы уч төбендәге кебек. Өйдә кеше җыеп ятарга яратмаган Гамил сүзгә саран иде. Аларда кәеф-сафа корып утырырга теләүчеләр аз түгел. Ник дигәндә, өстәлләре тулы сый-нигъмәт, чиста урын-җир. Ләкин ир белән хатын икесе генә бәхетле булган дөньяларына кеше кертергә теләмәделәр. Уртак балалары да булмады. Башта табибларга да йөреп карадылар, имче карчыкларга бардылар. Ләкин файдасыз иде. Бер-берсеннән гаеп эзләмичә, үз көйләренә генә яши бирделәр. Фаҗига буласы көнне иртән үк Вәсиләнең телефоны шалтырады. Ахирәте Рәмилә икән. Кичке 5кә туган көнгә чакыруы.

– Аяк тартмый, әллә барып тормыйбызмы? Тагын әллә кемнәрне чакырып, эчәэчә хыялланыр инде Рәмиләң. Шуның белән әшнәлегеңне яратмыйм да инде! – диде Гамил.

Эх, шул вакытта ирен тыңлаган булса Вәсилә! Чакыргач, барырга кирәк дип, ару гына бүләк алып, туган көнгә киттеләр.

Гомер буе ялгызы булган Рәмилә, кеше бәхетенә кызыгып, Вәсиләдән көнләшеп яшәде. Үзенең туган көнендә Вәсиләгә этлек эшләргә дә читенсенмәде ул. Авызына хәмер кергәч, бөтенләй бәйдән ычкынгандай булды. Тәмәке тартырга чыгып киткән Гамил артыннан чыгып, үзенең мәкерле планын эшкә җикте.

– Гамил, син беләсеңме, балагыз булмауга Вәсилә гаепле бит. Ул син юкта башкадан бала төшертте. Син әти булу бәхетеннән мәхрүм булырга тиеш түгел. Ташла аны! Мин сине күптәннән яратам... Ир Рәмиләнең яла ягуын, алдашуын йөрәге белән тойса да, нигәдер күңеленең бер почмагында шик барлыкка килде. Бу сөйләшүне ире артыннан чыккан Вәсилә дә ишетте. Ләкин тавыш-гауга чыгарасы килмәде. Бу сүзләрнең ачы ялган булуын белә бит ул. Әйдә, юләрләнсен Рәмилә! Өстәл артына кереп утыргач, Гамилнең ашавы ашау булмады. Ризыкка кагылмады да, уйлары белән Рәмилә әйткән сүзләргә әйләнде дә кайтты, әйләнде дә кайтты... “Их, дөньясы!” диде дә, күзеннән тутырып, кырлы стакан белән аракы эчте. Бу минутларда Гамилнең күзгә күренеп үзгәрүен күзәткән Рәмиләдән дә бәхетлесе булмагандыр. Ахирәтенең шатлыктан балкыган күзләрен күреп, Вәсилә тынычлыгын югалтты. Ир белән хатын ярыша-ярыша бер шешәнең төбенә төште. Өйгә алар кызмача кайтып керделәр.

– Ашарга пешер! Мин ач. Бәрәңге булса да кыздыр! – дип кычкырды Гамил.

Бәйрәмнән кәефләре төшеп кайткан ир белән хатынның араларына әкренләп кара елан шуышты. Вәсилә ире яраткан төсле кетердәп торган бәрәңге кыздырырга уйлады. Суган әрчергә кереште.

– Юкмыни әле һаман?! Булдыксыз!

Гамилнең шулай эндәшүе Вәсиләнең ачуын китерде. Гомергә авыр сүз әйтмәгән Гамилне алыштырып куйдылармыни! Вәсиләнең аңын аракы томалаган иде инде. Ул да һөҗүмгә күчте: бер-берсенә әллә нинди ямьсез сүзләр әйтелде...

– Шушы пычак белән кадап үтерәм мин сине! – Әйдә, када! Када! Иренең шаярып үртәгәнен аңламыйча, Вәсилә кисәк кенә борылды һәм... кулындагы пычагын бар көченә иренең күкрәгенә кадады. Шулкадәр көч каян килгәнен аңламый да калды хатын. Пычак сабына кадәр ирнең тәненә кереп китте.

 

– Җүләр хатын! – диде дә Гамил залга атлады. Өч минут та узмады, хәлсезләнә башлаган ир кире аш бүлмәсенә чыкты. Ишек яңагына сөялеп торганнан соң, шуышып идәнгә ауды...

Үзенең ни эшләгәнен аңлап та өлгерә алмаган Вәсилә кабаланды, әле тегендә, әле монда чапты. Иренең күкрәгеннән кан ага иде. Бертуктамый саркыган канны күреп, хатынның күз аллары томаланды. Ахыр чиктә тастымал белән канны туктатырга тырышты. Ул да булышмагач, ярага зеленка сөртте. Сөртте дип әйтү дөрес тә булмас, савыты белән ярага салды. Гамилнең күз кабаклары тартыша башлады. Вәсилә иренең күршедә генә яшәүче туганнарына йөгерде. Вәсиләнең канга буялган кулларын күреп, килендәше Энҗе бермәлгә куркып калды.

– Ни булды?

– Үтердем Гамилне... Үтердем!

Вәсилә сулкылдап елый иде. “Әллә юләрләнгән инде бу хатын?!” Шундый уйлар белән килендәше аның артыннан иярде. Идәндә канга батып яткан Гамилне күргәч, Энҗе үзләренә йөгерде.

– Шамил! Энең суламый! Шамил дим! Син мине ишетәсеңме? Ашыгыч ярдәм чакыр!!! Энҗе кабат Вәсиләләргә чапты. Яшәү чаткылары калмаган ир мәңгелеккә күзләрен йомган иде. Авыл фельдшеры килеп, ирнең җансыз гәүдәсенә сулыш өрергә тырышты. Бу вакытта гомергә дога сүзенең “д” хәрефен дә белмәгән Вәсилә эченнән генә ниләрдер укыды. Ләкин Ходай хатынның ялваруларын ишетмәде. Буласы булган, алда Вәсиләне гомеренең соңгы көненә кадәр үкенерлек тормыш көтә иде...

Бернәрсәне дә инкарь итмәде Вәсилә. Ничек бар, барысын да шулай сөйләде. Ти к ш е р ү ч е  к ү р с ә т к ә н кәгазьләргә кул куйгач та, аңына килә алмыйча озак утырды. ...

Суд залы. Гаепләнүченең соравы буенча җинаять эшен ябык утырышта карадылар. Күрсәтмәләрен исбатлап, Вәсилә үзенең гаепле булуын таныды, үкенүен әйтте. Йомшак җәза бирмәүләрен сорады.

– Вәсилә Сираҗетдинованы с у д Р Ф Җ и н а я т ь л ә р кодексының 105 нче маддәсе 1 бүлеге нигезендә гаепле дип тапты. Кылынган җинаятьнең җәмгыять өчен куркыныч булуын исәпкә алып, җиде елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләргә. Әлеге вакытны Вәсилә Сираҗетдинова гомуми режимлы төзәтү колониясендә уздырырга тиеш булачак...

Хө ке м д а р н ы ң  соңгы сүзләреннән соң Вәсилә караңгылыкка чумды. Табиблар хатынның өч атналык көмәне булуын хәбәр итте... Исемнәр үзгәртелде.

Лилия Шәймиева.

Фото - Pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: