Мөслим-информ

Суд залыннан

Суд залында кемнәрне генә очратмыйсың да, нинди генә язмышларның шаһиты булмыйсың ул!? Мөслимдә яшәүче Айгөл Искәндәрова да җинаятьче эскәмиясендә утырганда күңеленнән генә үзенең балачагын, яшьлек елларын барлады.

Айгөл үзе әниле килеш әнисез үсте. Әниләре башка берәүгә гашыйк булып, әтиләренә балаларын ташлап чыгып киткәндә, Айгөл әле мәктәптә генә укый иде. Әни назы күрми үскән бала сыра шешәсенә бик иртә үрелде, тәмәкесен дә тарта башлады. Качып-посып тартмады ул. Аңа барыбер иде. Кызның егетләр белән чуала башлавы да нәкъ менә шул алкоголь сөреме астында башланып китте. Йөргән егетләренең берсе дә өйләнергә тәкъдим ясамады. Балага узганын белү белән тизрәк югалу ягын карадылар. Бер-бер артлы бала тапты ул шулай. Үзенә балачакта җитмәгән яратудан күңеле каткан Айгөл балаларына да җылылык бүлә итә алмады. Берсен - мәктәпкә, икенчесен балалар бакчасына озатканда да "Җылы киенделәрме икән?" дигән уй башына да кереп карамады аның. Сабыен балалар бакчасына җитәкләп барганда да, тыела алмыйча, "пыф-пыф" тәмәкесен тартып бара торган булды. Бакча территориясендә тартуның канун тарафыннан тыелуы да аңа кагылмый төсле иде. Ярый ла тәмәке һәм алкоголь белән генә чикләнсә. Айгөл наркотиклар белән мавыга башлады. Моны белеп алган полиция хезмәткәрләре, хатын артыннан даими күзәтү алып бары. "Засада"лар оештыру да ярдәм итмәде, хатын бик хәйләкәр булып чыкты. Ләкин җир астыннан йөргән елан да бер күренер диләр бит. Кылган гамәлләре өчен бүген Айгөл суд каршында җавап тота. Наркотик матдәләрне законсыз төстә ясаган һәм саклаган өчен аңа карата җинаять эше ачылды.

- А. Искәндәрова наркотик матдә әзерләгәне һәм саклаганы өчен җавапка тартылды. Әлеге чималның күләме 175 г тәшкил иткән иде. Бу - бик зур күләм! - ди дәүләт гаепләүчесе.

Айгөл үз гаебен тулысынча таныды. Ул көнне булган вакыйгалар турында судта болай дип сөйләде ул:

- Иртән үк наркотик матдәләр кулланасым килә башлады. Әлеге максатта ихатада үсеп утырган кыргый мәкне файдаландым, - ди Айгөл тамчы да оялмыйча.

Кәефләнеп утырганда ишек кага башлыйлар. Комачауламасыннар дип, ишекне эчтән бикләп куйган хатын ишекне, бәлкем, ачмаган да булыр иде. Ишекнең артында әнисенең янауларын ишетеп, келәне күтәрергә мәҗбүр була ул.

- Әни "Наркотик ясаганыңны беләм, милициягә хәбәр итәм!" дип куркытты. Шуннан соң мин шприцта калган наркотикны караватыма яшердем дә, ишекне ачтым. Анда безнең участок инспекторы басып тора иде. Мин әнидән мондый хыянәтне көтмәгән идем. Шешәдәге әзер наркотикны түгәргә җитешмәдем. Полиция хезмәткәре килеп керде, - дип сөйли Айгөл.

Участок инспекторы йортта растворитель (эреткеч) һәм уксус исе килгәнен абайлап ала. Айгөл исә идән буявы әзерләдем, идәннәр буйыйм дип, судан коры чыкмакчы була. Ләкин закон сагында торучыны алдыйм димә! Ул шикләнеп тикшерү-оператив төркемен чакыра. Айгөл Искәндәрова да кул кушырып утырмый. Тикшерү төркеме килгәнче үзендә булган шприцларны, мәк үсемлеген пакетка салып, ишек алдына чүп-чар өеме янына чыгарып куя. Тиз арада килеп җиткән оператив төркем райондашыбыздан саклау тыелган әйберләр, наркотиклар булу-булмавын кат-кат сорый. Айгөл "Юк! Беркайчан да өемдә дә, хуҗалыгымда андый әйберләрнең булганы юк!" дип җавап бирә. Полиция хезмәткәрләре тикшерү вакытында Айгөл яшергән пакетны да, йокы бүлмәсендә караватка яшерелгән шприцны да табып алалар. Наркотик матдәләр куллану-кулланмауны ачыклаучы тикшерү үтүдән А. Искәндәрова баш тарта. Соңыннан ул наркотик матдә әзерләвен, бер өлешен куллануын, икенче өлешен яшерүен, гомумән, үз гаебен танырга мәҗбүр була. Үзе өчен генә әзерләнгән наркотик матдә булуын, аны сатарга җыенмавын да әйтә.

- Үз гамәлем өчен бик үкенәм, - диде судта Айгөл.

Айгөл гомере буе әнисен күрә алмый яшәсә дә, әнисе кызы турында уйланган, борчылган. Кызының шушындый юлга кереп китүендә үзенең гаепле булуын, вакытында чара күрмәвен, кызының үз иркенә бирелүен, бик иртә мөстәкыйль тормыш белән яшәвен әйтә.

- Наркотик матдәләр кулланмый микән бу бала дип, шикләнә идем. Эшләр начар тәмамланганчы дип, үзебезнең участок инспекторына шалтыраттым. Өйдә бикләнеп наркотик куллануын, өйгә керә алмавымны да әйттем. Полиция хезмәткәрләре озак көттермәде, әйткән адрес буенча килеп тә җитте. Йортка үтү белән Айгөл кабалана, борчыла башлады. Кулына ниндидер пакет тотты да, чыгып йөгерде. Полиция хезмәткәрләренә мин ул пакетның кайда яшерелүен күрсәттем. Анда бит наркотик матдә салынган иде. Дөрес эшләдем дип уйлыйм. Кызымның наркоман булып яшәвен теләмим. Бәлкем, дәваланыр, аның бит балалары бар! - ди әнисе.

РФ Җинаять кодексының 228 маддәсе 1 бүлеге буенча суд Айгөл Искәндәрованы гаепле дип тапты. Әлеге эш буенча каты җәза каралса да, Айгөлнең тәрбиясендә балигъ булмаган балалары булуын, үз гаебен тулысынча тануын, үз гамәлләре өчен үкенүен исәпкә алып, суд аңа ирегеннән мәхрүм итмичә дә җәза бирү мөмкин дип тапты. Райондашыбызга биш мең сум күләмендә штраф билгеләүне сорады яклаучы. Ләкин бу җәза бик йомшак шул! Экспертиза аның наркотик матдәләргә бәйлелеген дә исбатлады. Урта стадиядә, актив бәйлелек дип нәтиҗә ясалды аның наркотикларга бәйле рухи халәтенә.

- Наркоманиядән дәвалану курсы узу таләп ителгәч, Айгөл 16 көн наркологик диспансерда дәвалануы турында белешмә күрсәтте. Ләкин дәвалану турындагы мәгълүматлар судка кадәр бирелмәү сәбәпле, судта болар исәпкә алынмады. Райондашыбызга наркоманиядән тулысынча дәваланганнан соң, яшәү урыны буенча наркологка күренеп тору тәкъдим ителде. РФ Җинаять кодексының 72.1 маддәсе беренче бүлеге нигезендә суд А. Искәндәрованы наркоманиядән дәвалану һәм медицина тернәкләндерүе үтү бурычын йөкләде. Шулай ук аңа 200 сәгать күләмендә мәҗбүри эш җәзасы билгеләнде, - ди суд рәисе.

Исемнәр үзгәртеп бирелде.

Лилия Шәймиева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: