Мөслим-информ

Су коенганда сак булыгыз!

Коену өчен махсус билгеләнмәгән урыннарда су кермәгез. Тирәнлеге күпме, төбе нинди булуы билгесез сулыкларга бөтенләй кермәвең хәерле.

– Ялгыз гына коенмагыз, эчкә үк йөзеп кермәгез – хәлегез бетүе ихтимал. – Коену өчен махсус билгеләнгән урыннарда гына су керегез. Анда да чикләгеч билгеләрне узып чыкмагыз. – Иптәшләрегезне ярдан, ясалма биеклектән суга төртеп төшермәгез. – Туңганчы һәм арыганчы коенмагыз.

– Су янында балаларны күзәтүчесез калдырмагыз. Аларны йөзәргә өйрәтегез. Иртән яки кичен коену яхшырак, чөнки бу вакытта кояш җылыта, әмма эссе сугу куркынычы булмый. Су коенганда түбәндәге куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәк: – су температурасы 17-19 градустан ким булмаска тиеш, суда 20 минуттан артык торырга ярамый, вакыт акрынлап 3-5әр минутка арттырыла бара; – калтырый башлаганчы коенырга ярамый, чөнки көзән җыеру, сулыш кысылу, аңны югалту куркынычы арта. Берничә тапкыр 15- 20шәр минут коену, ял иткән арада хәрәкәтле уеннар уйнау яхшы; – кояшта озак булганнан соң суга кинәт килеп керергә яки сикерергә ярамый. Гәүдә салкынайгач, мускуллар кискен тартыла башлый һәм бу сулыш алуның тукталуына китерә; – исерек килеш суга керү катгый тыела. Алкоголь баш миендәге кан тамырларын тарайтучы һәм киңәйтүче үзәкне томалый; – җиһазланган пляж юк икән, коену өчен ярлары текә булмаган төбе комлы урынны сайларга; – агым алып киткән икән, азазлап кына ярга якыная барып, агым уңаена йөзәргә тырышыгыз; – чоңгылга эләксәгез дә, югалып калмагыз. Тирән итеп сулап, үпкәләргә һаваны күбрәк тутырырга да, суга чумарга һәм, читкә таба көчле ыргылыш ясап, калкып чыгарга.

Суга баткан кешегә ярдәм күрсәтү

Батучы нинди хәрәкәтләр ясавын үзе дә аңламый. Ул коткаручыга чытырдап ябышырга һәм аны суга өстерәргә мөмкин. Коткаручылар суга батучы янына, кулларына нинди дә булса әйбер тотып, акрынлап кына якынлашса яхшы. Суга батучы шул әйбергә ябышырга тиеш.

1. Суга батучыга нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаешлы, ачык һәм кыска итеп аңлатыгыз, шулай ук аңа куркуын җиңәргә ярдәм итегез.

2. Әгәр якында гына суда батмый торган предмет булса, аны батучыга таба ыргытыгыз.

3. Кеше сай сулыкта бәлагә дучар булса, суны ерып аңа якынаегыз. Төпкә ныклап басыгыз, бер кулыгыз белән нинди дә булса ышанычлы терәккә тотыныгыз һәм батучыга таяк сузыгыз. Якында кешеләр булса, алардан “тере чылбыр” ясарга мөмкин.

4. Батучыга көймәдән нинди дә булса әйбер ыргытырга яки таяк сузарга була. Аннан соң сезгә аны өстерәп чыгарыргамы яки көймәгә сөйрәп менгерергәме икәнлеген хәл итәргә туры киләчәк. Карарны бәлагә дучар булучының авырлыгын, хәлен, көймәнең ныклыгын исәпкә алып кабул итү мөһим. Батучыны коткарганда көймәдә бөтен буегызга басмагыз.

5. Әгәр батучы янына йөзеп килергә туры килсә, куркынычны киметү өчен аның янына тәмам якын килеп бетмәгез, күпмедер аралык калдырып туктагыз һәм аңа коткару чарасын сузыгыз. Аның белән сөйләшегез, куркуын җиңәргә ярдәм итегез һәм аны аяклары белән хәрәкәтләнергә мәҗбүр итегез. Ә үзегез, бу мизгелдә йөзү хәрәкәтләре ясап, аны ярга таба өстерәгез.

6. Бату чы аяк лары б елән хәрәкәтләнерлек хәлдә булмаса, аны буксирлау чарасы (бау, сөлге) ярдәмендә өстерәгез. Батучының үзегезгә чытырдап ябышуына юл куймагыз.

7. Батучы аңсыз булса, аның башын су өстендә булырлык итеп күтәреп тотыгыз.

Район үзәк хастаханәсе профилактика кабинеты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: