Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Студентлар һәм мәктәп укучылары "Агромастер" җитештерү компаниясендә экскурсиядә булдылар

Бу көннәрдә Сарман аграр колледжының беренче санлы филиалында ачык ишекләр көне үтә. Мөслим урта мәктәбе, гимназия, лицей, авыл мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучыларын колледж җитәкчелеге җирлегебездә эшләп килүче "Агромастер" җитештерү компаниясенә экскурсиягә алып килде. Биредә укучылар агрегатлар җыю цехы эшчәнлеге, эш шартлары белән танышты. Предприятиедә бүгенге көндә 500дән артык кеше...

Бу көннәрдә Сарман аграр колледжының беренче санлы филиалында ачык ишекләр көне үтә. Мөслим урта мәктәбе, гимназия, лицей, авыл мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучыларын колледж җитәкчелеге җирлегебездә эшләп килүче "Агромастер" җитештерү компаниясенә экскурсиягә алып килде. Биредә укучылар агрегатлар җыю цехы эшчәнлеге, эш шартлары белән танышты.

Предприятиедә бүгенге көндә 500дән артык кеше эшли. Ел әйләнәсендә биредә эш туктап тормый. 140 төрдән артык авыл хуҗалыгы машиналары: чәчү комплекслары, диск агрегатлары, дисклы культиватор, дисклы чәчкеч һәм трактор прицеплары җитештерә. Бер елга 360-425 берәмлек техника җитештерә алучы "Агромастер" җитештерү компаниясенә эшкә килергә яш буын атлыгып тора. Эшенә күрә кызыгырлык хезмәте дә булгач, әлеге предприятиенең киләчәктә тагын да куәтлерәк эшләячәгенә бернинди шигебез юк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев