Мослим

Строительная урамы сулы булды!

Алдагы елларда эссе көннәр җитү белән Мөслим чиста суга кытлык кичерә иде. Ташлыяр чишмәсенең суын район үзәгенә кадәр суздыргач, бу проблема берникадәр чишелде кебек. Җирлектә эшләп килүче җиде су башнясының көчен карасак та, алдагы елларга карый бүген алар хактан да күбрәк басым белән эшли, ди белгечләр.

Шулай да сусыз интегүләр юк түгел икән. Агымдагы атнада Мөслим матбугат үзәгенең кайнар линиясенә Строительная урамында яшәүчеләрдән мөрәҗәгать керде. Урамның аскы өлешендә инде берничә көн тоташ су юк. Чарасызлыктан халык чишмәгә йөри башлаган. Андый мөмкинлеге булмаганнары төн йокламыйча су җыеп калырга тырыша. Иң мөһиме, эчәргә су булсын да, янгын-мазар була күрмәсен.

Әлеге сорау белән Мөслим инженерлык челтәрләренә мөрәҗәгать иттек. Икенче көнне үк мастерлар бригадасы урам башындагы коеда ремонт эшләре башкарды. Гомуми су челтәренең Строительная урамына борылган өлешендә торба тыгылганлыгы ачыкланды.

Хактан да, район үзәгенең су челтәре бүген ремонт таләп итә. Шәхси хуҗалыклар саны да бит айлап түгел, көнләп арта. Димәк, мөслимлеләрнең суга сакчыл карашта булуы мөһим. Беркирәкмәскә бакчага агызып яисә урлашып кулланучылар кимесә, мондый проблемалар да сирәгрәк булыр иде, ди белгечләр. Строительная урамында яшәүчеләр кабат сулы булгач һичшиксез бу киңәшләргә колак салыр, дип ышанабыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
  • Автоледи конкурсы
  • ВДВ десантчылар бәйрәме
  • Велойөреш
  • Нәниләр чемпионаты
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: