Мөслим-информ

Стресска каршы иң яхшы чара

Бүгенге көндә без эмоциональ стресс турында күбрәк сөйләшергә мәҗбүрбез. Монда стрессның төп сәбәпчесе – тормыш өчен әһәмиятле булган ниндидер ихтыяҗның озак вакыт дәвамында үтәлмәве белән бәйле эмоциональ киеренкелек.

Бүгенге көндә без эмоциональ стресс турында күбрәк сөйләшергә мәҗбүрбез. Монда стрессның төп сәбәпчесе – тормыш өчен әһәмиятле булган ниндидер ихтыяҗның озак вакыт дәвамында үтәлмәве белән бәйле эмоциональ киеренкелек. Стресс субъектның үзе яшәгән тирәлеккә булган мөнәсәбәте нәтиҗәсендә барлыкка килә. 
Кайберәүләр “стресс” сүзен тискәре күренеш буларак күз алдына китерәләр. Бу дөрес түгел. Эш шунда: стресс борчылу дип аталган беренче стадиясендә организмның сизгерлеген арттыра. Ә икенче булган киеренкелек стадиясендә организм ресурсларының артуына китерә. Организм бу вакытта модификацияләнә һәм эшчәнлегендә тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешә ала. Мәсәлән, шундый очрак булган: альпинист өстенә зур таш тәгәрәп төшеп барган. Ләкин альпинист, үлемнән котылу өчен, аны урыныннан кузгаткан. Таш кисәге алты тонналык булган, гадәти халәттә альпинист аны гомерендә дә күчерә алмас иде. Өченче стадия – хәлсезләнү. Әгәр дә кеше үзенең эмоцияләрен кулда тота алмаса, ул шул фазага “тәгәрәргә” мөмкин. Стресс белән бәйле булган авырулар килеп чыга. Димәк, стрессны уңай реакция дип тә, тискәре реакция дип тә әйтеп булмый. 
Һәр кешегә үзенең көчсез якларын белү файдалы. Кемдәдер ул – кан басымы системасы, ә кемдәдер ашказаны, эчәклек булырга мөмкин. Бик озак вакыт авыруларга бирешми торган нык кешеләр дә бар. Ләкин, әгәр дә гел тискәре эмоцияләр кичереп торсалар, аларның да организмының функцияләре бозылырга мөмкин. 
Организмның “көчсез якларын” ничек билгеләргә? Анамнез, тормыш тарихы, туганнарның сәламәтлеге организмның ничек эшләячәген күрсәтергә мөмкин. Хәзерге заманда чирнең генетик мәгълүматларына скрининг уздырып, кешенең нинди чирләр белән авырырга мөмкин икәнен белеп була. 
Безнең организм – аерым бер камил система, һәм ул тормышның төрле шартларына яраклаша ала. Ни өчен алайса организмның җайлашуы бозылырга мөмкин? Мисалга кан басымы көйләнешен алыйк. Эш шунда: кеше өчен оптималь булган кан басымын көйләп торучы функциональ система бар. Бу зур кан тамырларында 120 һәм 70, 120 һәм 80 булырга мөмкин. Ләкин бик күп кешедә әлеге система бозыла. Бу гипертония, инфракт һәм инсультлар китереп чыгара. Шуны да искә төшереп үтәргә кирәк: дөньядагы бик күп үлемнәрнең төп сәбәбе – йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары. Эш шунда: система баланслы табигый тирәлектә бик яхшы эшли, һәм ни өчендер хәзерге җәмгыятьтә эшләргә теләми. Төп сәбәп шул ук – артык эмоциональ киеренкелек. Стресс йогынтысына нәрсә каршылык күрсәтә? Уңай хис-кичерешләр – стресска каршы иң яхшы дару. Тормышта уңай хисләр кичерергә, аларны табарга кирәк. Баш миендә хасил булган тискәре үзәкләргә караганда, уңайлары күбрәк тә икән. 
Сүзебезне йомгаклап, сәламәт һәм бәхетле тормыш белән яшәү “формуласын” чыгарып карарбыз. Моның өчен өч кагыйдәне исәпкә алу кирәк. Беренчесе – төп физиологик ихтыяҗларны канәгатьләндерү. Бу – ашау, йокы, уңайлы температура, физик активлык, метаболик ихтыяҗлар. Икенчесе – гаилә тормышында канәгатьлек хисе булу. Яраткан кешеңнең булуы – бик мөһим фактор, тик аны югалту бик авыр кичерелә. Өченчесе – тормышның үзеңә мөһим булган өлкәләрендә уңышка ирешү. Бик зур уңышларга ирешү алай ук мәҗбүри түгел, һәм бу гел мөмкин дә булмый. Шуңа күрә үзеңнең һәр уңышыңның кадерен белергә кирәк: казанышлар кешегә бик зарур, чөнки алар ярдәмендә сәламәтлегебез формалаша. 
Светлана Дәүләтбирдина, 
район үзәк хастаханәсенең гомуми практика табибы. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: