Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спорт дөньясында аның исеме билгеле

Илфат Хафизовны Мөслимдә “Чипай” дип йөртәләр. Тумышы белән Рәсәйдә бер шифалы чишмәсе белән дан тоткан Минзәлә районы Рус Мөшегесе авылы егете ул. Әлеге кушамат аңа балалар бакчасында ук тагыла. “Чапай, чапай” дип куышлы уйнаган малайларның “атаманы” була Илфат. Араларында иң көчлесе дә, иң җитезе дә булган малайдан араларында берсе, көнләшеп: “Чапайның мыегы булган, син – Чипай!” – дип әйтеп сала. Шуннан Илфат Хафизовка тагылып кала да инде әлеге кушамат.

Илфат абыйны республиканың бөтен районнарында һәм шәһәрләрендә дә беләләр. Элеккеге спорт һәм туризм министры – мәрхүм Хәниф Мортазин да, район башлыклары да аны, яратып, “Безнең Чипай” дип йөртәләр.

...Малайга 8 яшь тулгач, әти-әнисе Мөслимгә күченеп килә. Әтисе райпога эшкә керә – ат белән кибетләргә товар ташый, әнисе “Пищепром”да хезмәт куя, соңыннан “Тиенкәй” яслесендә тәрбияче булып эшли.

Илфатның мәктәптә абруе зур була. Классташлары да, укытучылары да горурлана тырыш егет белән.

– Без кечкенә вакытта спорт белән шөгыльләнмәгән кеше булды микән?! Уку елының дүрт аенда төрле спорт чараларында катнаша идек. Шулай да укуга зыян килмәде. Икесе бергә барды. Хоккей да уйнадык, волейбол, баскетбол уеннарыннан да гел алдынгы булдык. Уйлап торам да, тау чаңгысы һәм су спорты белән генә шөгыльләнгәнем булмаган икән,  – ди райондашыбыз.

8 классны тәмамлагач, егет Әлмәт физкультура техникумына китәргә уйлый. Ләкин мәктәп директоры Виктор Иванов белән мәктәпнең партком секретаре, физкультура укытучысы Дофак Фәттахов аны укырга җибәрмиләр. “Илфат китсә, начар юлга басар”, – дип, әтисен үгетләсәләр дә, төп сәбәп башкада була. Илфат китсә, мәктәпнең спорт буенча данын кем яклар, дип курка алар. Шулай итеп, Чипай теләгенә ирешә алмый кала.

– Безнең чорда укытучылар спорт бәйгеләреннән кайтучылардан икенче көнне дәрес сорамады. Ярыштан кайту ниндидер бер мәртәбә, горурлык иде. Хәзер алай түгел. Балаларга спорт белән шөгыльләнергә дә бер стимул иде бит ул. 8 класстан соң җибәрмәсәләр дә, 10 сыйныфны тәмамлагач, барыбер үземнекен иттем – Әлмәткә юл тоттым, – ди Илфат абый.

Имтиханнарны уңышлы тапшырып, физкультура техникумында укый башлый егет. Биредә дә спорт аның иң якын дусты була. Әлмәтнең баскетбол, шахмат, классик көрәш буенча икенче җыелма командасы составында ярышларда катнаша. Бәйгеләрдә җиңеп алган бүләкләрен әле дә хәтерли ул.

– 8 класста укыган вакытым (1978 нче ел). “Урожай” һәм “Алга” колхозлары бергә Сабантуй бәйрәмен уздырды. Шунда йөгереп, “Зенит” фотоаппаратын алдым. Шатлыгымның чиге булмады: Торыш белән Кырынтау авыллары арасында узган бәйрәмнән йөгерә-йөгерә кайттым. Икенче көнне Мөслим Сабантуенда да, беренче килеп, “Вилия-авто” фотаппараты белән бүләкләндем, – дип, истәлекләрен барлый спортчы.

Кулына диплом алгач, Илфат Мөслимдәге “Урожай” ирекле спорт җәмгыятенә рәис итеп эшкә билгеләнә. Ярышлар үткәрү, аларны оештыру өчен җаваплы була ул. Соңыннан Мәлләтамак урта мәктәбендә физкультура дәресләрен укыта. Биредә бик озак эшләми егетебез – аны районның спорт комитетына чакырып алалар. Комитет белән җитәкчелек иткән чорда районда кышкы спартакиада уеннары үткәрүне башлап җибәрә И. Хафизов. Ул вакытларда районның татарча көрәш буенча яшүсмерләр командасы республика призеры була, ә алкалы хоккей буенча зурлар командасы өч мәртәбә республика беренчелеге финалына чыга.

– Спартакиада уеннарын 1990 елда, республикада өченче булып үткәрә башладык. Әлмәт һәм Чистай шәһәрләрендә генә уза иде мондый төр бәйгеләр. Башлангыч дәвамлы булды, җирлегебездә спартакиада уеннары үткәрү матур традициягә әйләнде. Быел ул 28нче тапкыр үткәрелде. Мөслимдә спортка зур игътибар бирелә, егет-кызларыбыз да спортка тартылалар һәм зур җиңүләр яулыйлар. Аларның уңышы – Мөслимебез уңышы. Гомумән, сәламәт тормыш рәвеше алып барган кешенең уйлары да, гамәлләре дә матур була. “Спорт – тормыш”, дип юкка гына әйтмиләр, сәламәт булыйк! – ди райондашыбыз.

“Үз эшенең фанаты” диләр Илфат абый турында. 2004 елда аның инициативасы белән республикада бер булган универсаль хоккей тартмасы урнаштырыла. Ә 2005 елдан Мөслимнең яшүсмерләр хоккей командасы “Татнефть” кубогы призына узучы чемпионатларда катнаша башлый. Бүгенге көндә аның кул астында 20гә якын егет футбол серләренә төшенә. “Мирас” җыелма командасында 2007-2009 елгы үсмерләр шөгыльләнә. Әлеге команда Татарстан беренчелегенә узган ярышларда икенче урынны яулаган иде. Россия буенча команда җиденче урында бара. Бу – яхшы күрсәткеч. Спорт буенча ирешелгән уңышлардан кала, Илфат абый оста комментатор буларак та танылу алды бит әле. Районда узган спорт турнирларының, Мөслим Сабантуенда узган милли көрәш бәйгеләренең алыштыргысыз алып баручысы да булды ул.

Илфат абый тормыш иптәше Гөлнур белән ике кыз үстерделәр. Кечкенәләре Ләйсән, әтисе юлын сайлап, бик күп уңышларга иреште: мәктәптә укыганда ук шахмат буенча күп тапкырлар район чемпионы булды һәм Татарстан, Россия беренчелегенә узган бәйгеләрдә призлы урыннар яулады. Ике мәртәбә Рәсәй беренчелегенең финал ярышларында да катнашты Ләйсән. Кызның 120 спортчы арасында 22 нче урынны алып, беренче разряд яулавы да әтисенә зур сөенеч булды. Республиканың җыелма командасы әгъзасы да ул, “спорт мастерлыгына кандидат” исемен дә йөртә. Республикада физик культура һәм спортны үстерүгә керткән хезмәтләрен бәяләп, И. Хафизовка ТР Министрлар кабинетының Рәхмәт хаты, “Физик культура һәм спортны үстерүгә керткән казанышлары өчен” почет билгесе, “Казанның 1000 еллыгына” медале, ТР мини-футбол федерациясенең Рәхмәт хатлары бирелде. Аның фоторәсеме – районның “Хезмәткә дан” Мактау тактасында. Монысы – барлык яуланган җиңүләрдән дә, алган мактаулы исемнәрдән дә зуррак дәрәҗә. Яшәгән, хезмәт иткән җирлегеңдә халык хөрмәтен яулагансың икән, бу – олы мәртәбә һәм горурлык!

 

Лилия ШӘЙМИЕВА.

Фото –“Мөслим-информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X