Мөслим-информ

СПИДка каршы тематик чаралар узды

Баек авыл китапханәчесе Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан "Без СПИДка каршы" дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде.

Балаларга СПИДның куркыныч авыру икәне турында сөйләде. Шушындый ук чаралар башка җирлекләрдә дә үткәрелде. Метрәй, Үрәзмәт авыллары китапханәчеләре "СПИД - гасыр бәласе! " дип исемләнгән әдәби иртә үткәрсә, Иске Вәрәш авылы китапханәчесе авыл фельдшеры белән берлектә "СПИД-куркыныч авыру" исемле әңгәмә үткәрделәр, залда "СПИД-гасыр афәте" дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә эшләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: