Мөслим-информ

Спектакль карарга килегез

Бүген 15 ноябрь көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры, Хәй Вахитның Кияүләр спектаклен мөслимлеләргә бүләк итәчәк.

Спектакльдә төп рольләрнең берсен якташыбыз, татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов башкара. Якташыбыз бу көннәрдә үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан чара барышында аны якташлары да тәбриклиячәк. Тамаша 19.00 сәгатьтә башлана. Керү бәясе - 250 сум.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: